Дуслык хисе.


Тема:Дуслык хисе.Максат:УМ кую һәм чишү.
Җиһазлау:Һ.Такташның портреты,А.Яхин “Әдәбият”,5 классс,Казан,”Мәгариф”нәшрияты,1992,”Әйтем-мәкальләр”Н.Исәнбәт.
I.Ориентлашу этабы.1)Психологик уңай халәт тудыру;
2)белемншрне тигезләү.
-Үткән дәреснең УМ нинди иде?
Көтелгән җавап:Без үткән дәрестә хисне әйтә белергә өйрәндек.
3)УМ кую.
Бирем:өй эшенең мәҗбүри төреннән чыгып,бүгенге дәрескә УМ формалаштырабыз.
Өй эшенең мәҗбүри варианты:Һ.Такташның “Мокамай”шигырен укырга һәм сәнгатьле укырга өйрәнергә,аның төзеклеген тикшерергә,хис төшенчәсен искә төшерергә иде.
-Әсәр нәрсә турында?Нинди темага язылган?
Көтелгән җавап:Әсәр Һ.Такташның балачак дусты Мокамайга багышланган.Мокамай авылда арба тәгәрмәче урлап тотыла.Аны бик каты кыйныйлар ,базга ябып куялар.Мокамай бу хурлыкка түзә алмыйча,базда пәкесе белән үзен-үзе үтергән.
Авторның үзе турында.Ул яшьлек дустының яхшы күңелле,сәләтле малай икәнен яхшы белә.Мокамайның бу фаҗигасе Такташны гомере буе борчый.
Укытучы:
-Димәк,без бүгенге дәрестә Дуслык хисе турында сөйләшербез.
Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла.
II.Адымлап чишү этабы.
4)УМ чишү.
1нче бирем.
Темага таянып,шигырьне ике өлешкә бүләбез.
Көтелгән җавап:Урман темасы һәм Мокамай темасы.
2 нче бирем.
Ике өлеш арасындагы бәйләнешне табабыз.Моның өчен һәр өлешкә аерым-аерым тукталабыз.
-Беренче өлештә нинди алымнар бар?
Көтелгән җавап:Ике урында кабатлау бар.”Бер җирдә юк”һәм “шаулый сүзләре кабатлана.
-Кайсы әһәмиятлерәк?
Көтелгән җавап:”Шаулый”,чөнки бу бүлектә урман турында сүз бара.Ул шаулауны оныта алмый.Тамбов урманнарының шаулавын оныта алмый,хәтереннән чыкмый.
Үзбәя.
3 нче бирем.
Автор хисен белү өчен “шаулау”сүзенең мәгънәсен табарга кирәк.Ә аның өчен әсәрнең икенче өлешен өйрәнәбез.
Икенче өлеш Мокамай турында булгач,аңа бирелгән бәяне эзлибез.
-Бу өлештә нинди алымнар бар?
Көтелгән җавап:Чагыштыру алымы бар.Лирик герой үзен Мокамай белән чагыштыра,дустын үзеннән өстен итә.Бу урыннарны табып дәфтәрләргә язабыз.
Мокамайның уңай якларын табып укытабыз.
Мокамайның кире яклары:
Кечкенә чакта теләсә нәрсәгә кул сузып шаярулар,үзен-үзе үтерүе.
Ике якны да чагыштырабыз.Каршылык табыла.
Кире ягы уңай яклары белән чагыштырганда бик аз.Шагыйрь дустына югары бәя бирә.Дустының хатасын”алдашу”ди.Дустының үлеме үкенеч хисе тудыра.
Шулай итеп икенче өлештән үкенеч хисе таптык.
Үзбәя.
-Тагын нинди алымнар бар?
Көтелгән җавап:Кабатлау алымы бар.
“Әкияттәге ике бала кебек,Каен башларына үрмәләп...”,Әкияттәге ике бала кебек ,Күпме җәфа чигеп яшәдек...”
-Ни өчен соң бер үк сүзләрне берничә мәртәбә кабатлый?
Көтелгән җавап:Мокамай белән якын дус булулары,дустын бик яратуы турында сөйли.Кабатланган урыннарга игътибар итәргә куша.Әсәрнең төп эчтәлеге шунда икәнен кисәтә.
-Тагын кабатлаулар бармы?
Көтелгән җавап:Мин ант итәм:һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм.
Юк,Мокамай,һичбер вакытта да
Сине усал итеп сөйләмәм.
Димәк,лирик геройның дустына булган чиксез мәхәббәтен таптык.
Үзбәя.
-Шагыйрьне нәрсә борчый соң?
Көтелгән җавап:Аың турында начар сүз яшәве.Аны белгән иң яхшы дусты өчен дәшми калырга ярамый.Ул дусты турында “зур сүз”әйтеп калдыра.Дустының үлеме шагыйрьдә бик көчле үкенеч хисе тудыра.Шулай итеп икенче өлештән үкенеч хисен таптык.
Укытучы:
-Ә хәзер беренче өлешкә әйләнеп кайтыйк.Беренче өлеш белән төп өлеш арасында нинди уртаклык,нинди бәйләнеш бар?
Көтелгән җавап:төп өлештә шагыйрь агачлар турында сөйләп кереп китә:”Әкияттәге ике бала кебек ,Каен башларына үрмәләп ...”дип башлый.Шунда ук әкият сүзен өстәп куя.Әкият белән беренче өлештәге урманны һәм ике малай үскән әкият урманын бәйли.
Әкият-үткән гомер хәтирәсе.Дусты турында начар сүз яшәве аны гомере буе борчый.Ул аны каен шаулавының гомер буе эзәрлекләве белән чагыштыра.
“Минем бурычым,Мөхәммәтҗан,Йолу синең яман атыңны!”ди.
Үзбәя.
III.Рефлексия.
Дәрестә нинди УМ чиштек?
Ничек башкардык?
Дәрескә гомуми бәя кую.
Өй эше.
1.М(мәҗбүри) Һ.Такташның бер шигырен ятларга.
2.Я(ярымиҗади)Дуслык турында әйтем-мәкальләр тупларга.
3И(иҗади)”Иң якын дустым”инша язарга.



Приложенные файлы


Добавить комментарий