«Устный журнал «Табышмаклар кичэсе»


Зирәкләрне эзлибез (Телдән журнал. III– VI сыйныфлар өчен ) Әхмәдиева Зоя Васильевна
Мамадыш районы Дүсмәт урта
мәктәбенең китапханәчесе.

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки, аннан да элегрәктән калып саклана. Алар татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре.
 Тема:   “Зирәкләрне эзлибез» .
 Максат:Укучыларга экологик тәрбия бирү; халык авыз иҗаты аша укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; балаларда иптәшлек, дуслык, кешелеклелек сыйфатлры тәрбияләү.
 Җиһазлау: компьютер,презентация, жетоннар, китап күргәзмзсе: “Тапкырларга табышмак”.
Кичә барышы:
Китапханәче:
* Югалткан әйберең түгел, −Эзләмичә тапмыйсың. (Табышмак)
    - Бик дөрес,укучылар. Бүген без сезнең белән   телдән журнал битләре аша “Табышмаклар” илендә сәяхәттә булырбыз, ләкин балалар нәрсә соң ул табышмак? Әйдәгез, шул турыда тыңлап үтик әле.
    Табышмаклар- халыкның афористик иҗаты составына керәләр. Алар тыңлаучылар алдына асылы читләтеп әйтү аша белдерелгән билгесез әйбер яки күренешне эзләп табу бурычын куялар.Фольклор фәнендә табышмаклар метафорик, сорау, арифметик дип аталган төп өч төргә бүлеп йөртеләләр.
Беренче төр табышмаклар метафора, чагыштыру, метонимия, сынландыру кебек тасвир чаралар ярдәмендә әйбернең сурәтен ясыйлар.
- Сорау табышмакларның хикмәте – сорауның мәгънәсен, четерекле, хәйләле ягын тотып әйтүдә.
- Арифмектик табышмакларның җавабы саннар белән эш итү, хисаплау нәтиҗәсендә табыла.
“Табышмак” сүзе жанрның бердәнбер исеме түгел.Унберенче гасырның атаклы галиме Мәхмүд Кашгариның “Диван-и-лөгат-ит-төрк”сүзлегендә (1072-1074) ул тапзыгук “Коман мәҗмуга”сында – тамысык дип аталган. Бараба татарлары аны хәзер дә тамырсык дип йөртәләр.Төрки халыкларда, шул исәптән татарларда табышмак урынына йомак атамасы еш очрый.
Табышмаклар уен-ял вакытларында,шаярышып-көлешеп әйтелсәләр дә, зиһенне үткерләгәннәр. Аларның әкият төсен алып киткән һәм берничә биткә сузылган озыннары да бар. Андыйлары бик сирәк очрый. Мәзәк төсендә әйтелгәннәре дә булгалый..
    Табышмак ике кисәктән тора: берсе- табышмагы әйтелү, икенчесе-чишелеше, җавабы. Табышмагын берәү әйтсә, җавабын икенче берәү табып бирә. Һәр табышмак шулай табыла. Берсеннән башка икенчесе булмый. Чиләгенә күрә капкачы, яки алар ачкыч белән йозак шикелле. Табышмак аның йозагы, эченә мәгънә бикләнгән. Табучы аңа үз акылы, үз зирәклеге белән ачкыч табып ачып керергә тиеш. Табышмак чишелгәннән соң, кызыксыз, гади, җиңел әйбер кебек кенә булып калачак. Күрәсең, аның кызыгы шушы мәгънәсен ачу процессының үзендә. Күп кенә табышмаклар телдән төшә баралар. Яңалары туа тора. Табышмакларны хәзер иң яратып әйтүчеләр кемнәр дисәгез, әлбәттә, балалар дияргә туры килә. Әйдәгез әле, балалар, без дә бергәләп журналның беренче битен ачып табышмаклар иленә барып кайтыйк әле. Бу илләрдә нинди табышмаклар яши икән? Бүгенге чарабызда табышмакларны иң күп белүчене , иң зирәк укучыны белербез.
    -Менә без сезнең белән беренче битне ачып, табышмаклар иленә килеп җиттек. Бу бит -“Метафорик табышмаклар”  дип атала.Безгә бу биттәге табышмакларның җавабын табарга кирәк. Җавап биргәндә кул күтәреп җавап бирәсе. Кем дөрес җавап бирә шуңа жетон бирелә.
 
 Күк җисемнәре турында:
1.Терәмәгән , нитмәгән,
Басып тора – китмәгән. (Күк йөзе)
2.Мич тулы пәрәмәч,
Уртасында бер калач. (Күк,йолдызлар, ай)
3. Эссе коймак – коштабак,
Кичкә керсә- буш табак.(Кояш)
4. Нәрсә йөгерә аяксыз?
Нәрсә оча канатсыз?
Нәрсә үсә тамырсыз? (Су.җил, таш)
Табигать күренешләре турында:
1.Сөйләгәнне үзе кайтара. (Кайтаваз).
2. Оча канатсыз,йөгерә аяксыз (Җил һәм су)
3.Килделәр агйлар балтасыз,
Ясадылар күпер тактасыз. (Елгада боз кату).
4.Утта янмый,суда батмый (Боз)
Агач-куаклар турында:
1.Яз килсә киенә,
Көз килсә чишенә. (Агач)
2.Агачтан биек,
Үләннән кчкенә (Яфрак).
3.Яфрак та түгел,
Ботак та түгел,
Үзе агачта үсә.(Агач кайрысы).
4.Җәй дә яшел чапанлы,
Кыш та яшел чапанла (Чыршы яки нарат)
Кошлар турында
1.Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)
2.Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле. (Күгәрчен).
3.Үзе озын, чабуы кыска. (Торна).
4.Башы тарак,
Койрыгы урак,
Кычкыртып быргысын,
Уята барысын.(Әтәч).
Хайваннар турында
1.Җәен урманда патша,
Кышын кардан да аста. (Аю).
2.Әдәпле генә кодача,
Тавыкларна ярата. (Төлке).
3.Яланда энәле йомгак ятар. )Керпе).
4.Үзе суфый, үзе урлаша,
Әле тотсаң тырнаша. (Мәче).
Журналның икенче бите ачылганчы “Әкият геройларын таны” уенын уйнап алабыз . Тактада әкият геройларының презентациясе күрсәтелә, укучылар шуны танырга тиеш булалар. (Дөрес җавап бирүчеләргә жетон таратыла).
Журналның икенче бите “Сорау табышмаклар”
Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? (Авыз)
Кай вакытта куян ите тәмле була? (Ашаганда)
Кайчан бернинди тавыш та ишетеп булмы? (Тып-тын вакытта)
Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишлм? (Йоклый)
Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (Төшне)
Кәҗә судан ничек чыга?( Юешләнеп)
Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (Икенче яртысына)
Тау белән тау арасында нәрсә бар? (Чокыр)
Нинди ут яндырмый? (Рәсемдәге ут)
Табышмак сүзен ничек укырга кирәк? (Сулдан уңга таба)
Журналның өченче бите ачылганчы «Җырлы табышмак” уенын уйнап алабыз. (Көй ишетелә, укучылар шуны танырга тиеш булалар.Көйне таныган укучыларга жетон таратыла)
Журналның өченче бите- Арифметик табышмаклар

1.Ике сигез – уналты,
Тагы сигез, тагы алты . (Утыз.)
2.Агачка унике карга кунган.Аучы килеп икесен аткан.Агачта ничә карга калган. (Берәү дә калмаган.Икесе егылып төшкән, башкалары очып киткән).
3.Өчәү-өчәү өч төштш,
Берәү генә бер төштә. (Ун.)
4.Сигез таякның дүртесен сындыргач , ничә таяк кала? (Унике таяк.Сындырылган дүрт таяк сигезгә әйләнә).
5.Биш алманы биш кешегә берәр алмадан бүлегез дә, берсе кәрҗиндә калсын.(Бер кеше алманы кәрҗине белән ала.)

Журналның өченче бите ябылгач , укучылар бер-берсенә үзләре өйрәнеп килгән табышмакларын әйтәләр.
Шулай итеп, балалар, без “Зирәкләрне эзлибез” журналын укып бетердек. Әйдәгез әле, жетоннарыгызны санагыз(укучылар саный). Кемдә күбрәк жетон, шуңа бүләк тапшырабыз. Һәм ул безнең “Иң зирәк бала” дигән исемгә лаек була.
Ә хәзер сезне, укучылар, “Тапкырларга табышмак” китап күргәзмәсе белән таныштырам.
Шуның белән безнең табышмаклар кичәсе тәмам. Саубулыгыз.
Кулланылган әдәбият:
1. Балалар фольклоры.-Казан: Татар. Кит. нәшр.,1980.
2.Нәниләргә бүләк. Җыентык: Шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, җырлар, уеннар, табышмаклар, мәкальләр. - Казан: Татар кит. нәшр.,1988.
3.Татар халык иҗаты.Табышмаклар.- Казан: Татар.кит. нәшр.,1977.
4. Татар халык табышмаклары. –Казан: Татар.кит. нәшр.,1970
5. Раушан көзге: Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. – Казан: Мәгариф,1993.
6. Рәхмәт Бари. Иң күңелле чак: Шигырьләр. - Казан: Татар.кит. нәшр.,1997.
7. Халиков Х.Ш. Зиһен ачкычлары. – Казан: Татар.кит. нәшр.,1992.
8. Ягъфәрев Р.Ф. Кәҗә – мәкәрҗә – Казан: Мәгариф,1994.


Приложенные файлы


Добавить комментарий