Урок защиты проектов «Фатих Карим — поэт и патриот» (7 клаcc)


МБОУ Татарско – Шмалакская СШ
Урок защиты проектов
«Фатих Карим-поэт и патриот»

Подготовила и провела
учитель родного ( татарского) языка и литературы
Бикбаева Нясимя Мунировна
Якты чырай, якты кәефКүрәм мин йөзегездә
Исәнмесез, хәерле көн
Телим мин барыгызга
-Дәресне түбәндәге юллары белән башлыйсым килә.
Җиңгәнгечә кадәр көрәштек без,
Язын, көзен, кышын, җәйләрен,
Шуңа күрә 66ел горурланып
Үткәрәбез Җиңү бәйрәмен.
-Хәерле көн укучылар һәм хөрмәтле укытучылар.
(Добрый день уважаемые гости и учащиеся)
Бөтен ил халкы дошманга каршы сугышка күтәрелде. Алар арасында татар язучылары да бар иде. Сугышка киткән йөзләп язучының утызга якыны туган илләренә әйләнеп кайта алмады. Шуларның берсе – Фатих Кәрим.
-Балалар, кемне патриот дип атыйлар, сезнеңчә?
(Патриот – үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата)
-Безнең татар һәм рус халкы арасында булганмы патриотлар?
-Шагыйрьләргенәме патриотлар булганнар?
-Туган җиребезнең патриотларын әйтә аласызмы?
-Бүген без сезнең белән проектлар яклау әдәбият дәресе үткәрәбез.
(Сегодня мы с вами проведен литературный урок защиты проектов)
Безнең максатларыбыз:
1) Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗат юлына күзәтү ясау; проект төзү күнекмәләре булдыру;
(Исследовать жизнь и творчество Ф.Карима; научиться строить и защищать проект)
2) Логик фикерләү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; үз-үзләренә һәм иптәшләренә бәя бирү күнекмәсе булдыру;
(Научиться оценивать себя и своих товарищей, развивать связную речь и логически мыслить)
“Ф.Кәрим – һәр шигырь юлы белән Ватанга фидакарь хезмәт иткән, җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларның соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән”- дип язды франуз язучысы Луи Арагон.
-Бүгенге дәресебез татар шигъриятенең горурлыгы булган җырчы һәм солдат Ф.Кәрим иҗатына багышлана. Хәзер әдәбият дәфтәренә бүгенге числоны, теманы һәм дәресебезге эпиграф итеп, шагыйрьнең бер шигыреннән алынган өзекне язып куйыйк.
Үлем турында уйлама.
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Ф.Кәрим
- Сезгә өй эшенә шагыйрнең иҗаты һәрберебезгә аэмы-күпме таныш, шуңа күрә сезгә мөстәкыйль рәвештә эшләү мөмкинлеге бирелде. Без өч төркемгә бүленеп эшләдек. Хәзер үз проектын яклау өчен сүзне 1 төркемгә бирәм. Рәхим итегез! Ф.Кәримнең тормыш юлы буенча төзелгән проект. Беренче проект җитәкчесе ...
(Мы разделились на 3 группы, поэтому слово представляю 1 группе...)
Безнең беренче төркем Ф.Кәримнең тормыш юлы буенча проект әзерләде.
1нче слайд. Беренче сәхифә.
Гамьсез гомер өчен тумадым мин,
ялкынлап яшәү теләгем.
Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов 1909нчы елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа – 11нче төпчек бала булып дөньяга килә.
2нче слайд. Ф.Кәрим туган йорт.
Тугыз яшендә вакытта аның әтисе үлеп китә. Әтисе сукыр булса да, үзе өчен генә шигырьләр чыгара, аларны балаларына сөйли торган була. Апасы Мәрьям дә лирик шигырьләр яза.
3нче слайд. Авыл күренеше.
Ает (1909) елда башлангыч мәктәпне тәмамлый. Аларның Ает авылы яныннан гына гүзәл Дим елгасы ага. Шигырьләрдә апасы күбрәк әнә шул матурлыкны җырлый. Абыйсы Ярлы Кәрим әсәрләре еш кына газета-журналларда басылып килә. Кәрим (чын исеме Габдулла)ул еларда шагыйрь булып таныла.
Боларның һәммәсе Фатихны да иҗатка дәртләндерә. Татар әдәбиятына якынрак булырга омтылуы аны Казанга тарта. Ул абыйсы тәкъдиме буенча җир төзү техникумына укырга керә һәм менә шул елларда (1925-1929) яза башлый.
4нче слайд
әдип ныклап әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеккә тартыла. А.Алиш, Г.Минский, М.Әмир һәм башка бик күп дуслар таба. (Рәсемдә Ф.Кәрим үзенең якын дуслары белән – Һ.Такташ, М.Җәлил)
Татарстанның язучылар оешмасы каршында эшләгән әдәбият түгәрәге членнар арасында
2 бүлек.
5нче слайд. Хатыны Кадрия Ишукова.(1935нче ел)
Шул елларда Ф.Кәрим Буа ягы кызы Кадрия ишукова белән таныша. Озакламый, алар күпләргә үрнәк булырлык гаилә яши башлыйлар.
Бу бәхетлә гаиләгә 8 ел гына бергә яшәргә насыйп була. Күп тә үтми, Ф.Кәримне мулла малае буларак гаеплиләр, “халык дошманы” дип кулга алалар. 1938 елның 3 гыйнварыннан алып 1941 елның 3 декаберендә кадәр Ф.Кәрим Сталин төрмәләрендә интегә. Салкын төньякта, карга бата-бата, урман кисә. Авыр шартларда да шигырь язудан туктамый.
3нче бүлек. “Родина мать зовет”
“Илең турында уйла” дип аталган 3нче бүлеккә керәбез. Ф.Кәрим сугышның бер генә минутында да илен, гаиләсен, дусларын исеннән чыгармый. Бу сәхифәне сезгә ... тәкъдим итә.
Дуслары тырышлыгы белән Фатих Кәрим 1941 елның 3 декабрендә төрмәдән азат ителә, 30 декабрендә сугышка китә.
Ул сугышта сапер, разведчик, взвод командиры була. Меңнәрчә чакрым юл уза. Солдатлар ял иткәндә дә, ул ял итми: куен дәфтәрен ала да шигырь яза. “Ант” шигыре Ф.Кәрим сугышка килгән беренче көннәрдә языла.
1942 елның мартында Смоленск өлкәсенең Сухиничи, Маасалык юнәлешендәге сугышларда була. “Зайцева гора” биеклеге өчен сугышканда аягы яраланып, госпитальгә эләгә. 1942 елның беренче маенда дәваланып бетү өчен Казан госпиталенә җибәрелә.
Бу сәхифәне “Мин җыр язам сиңа фронттан” дип атадык.
Шагыйрь Җиңү шатлыгын күрә алмый. Аның туган якка фронттан язган “җырлары” гына кайтты. Сүзне бирәбез..
“Бик биектә, зәңгәр күктә күтәрәбез җырларда”
Ф.Кәрим, Мәскәү яныннан алып, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җитә. Украина, Белоруссия, Карпатны азат китүдә катнаша, ике тапкыр яралана. Сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл йолдыз ордены 1 дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Ф.Кәрим кабере янында.
Тик шагырьгә Җиңү көнен күрергә, яраткан гаиләсе белән очрашырга язмаган шул. Сугыш бетәргә ике ай ярым калганда, 1945 елның 19 февралендә Ф.Кәрим чит җирләрдә батырларча һәлак була. Аның сугыш кырында язылган моңлы җырлары гына җиңү шатлыгы булып туган якка кайта.
“Моңлы җырын җиңү шатлыгының Канаты булып барсың”
Ф.Кәримнең тормыш юлы буенча әзерләнгән проектыбыз шуның белән тәмамлана.
-Рәхмәт укучылар, Ф.Кәрим сугыш кырында ятып кала. Туган илгә аның батырлача һәлак булуы турында хәбәр килә.
- Укучылар, шагыйрьнең тормыш юлы буенча бик тулы проект әзерләдегез. Нинди материаллардан файдаландыгыз, шуның турында да әйтеп китегез инде.
(Какую литературу вы применяли для составления проекта)
-Ф.Кәрим нинди шигырьләр язган, тирә-якта сугыш барганда, аны нинди мәсьәләләр борчыган – бу сорауларга җавапны икенче төркем проектыннан табарбыз. Сүз икенче төркемгә бирәбез. 2 проект җитәкчесе ...
Рәхим итегез!
(Какие стихи писал Ф.Карим вто тяжелое время, когда шла жестокая война – на эти вопросы мы найдем ответ во втором проекте. Добро пожаловать!)
Безнең икенче төркем ф.Кәримнең иҗаты буенча проект әзерләде. Эшебезне шагырьнең шигырьләре белән танышудан башладык. Аларны сәнгатьле сөйләргә өйрәндек.
Безнең поэзия фронтовик шагыйрьләргә бай. Иң популяр шагыйрь кем диеп сорасалар, Ф.Кәрим дияр идем. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул, кулына корал алып, туган җирен якларга китә.
Сөйләр сүзләр бик күп алар, иренмичә сөйләсәң;
Озын сүзнең кыскасы шул: күп яшәргә теләсәң,
Илең турында уйлама, илең турында уйла,
Илең турында уйласаң, гомерең озын була.
Талантлы шагыйрь һәм батыр сугышчы Ф.Карим бу сүзләрен үзенең тормышы һәм иҗаты белән раслый.
Фронтта ул сапер, разведчик, взвод командиры була. Иделдән алып, Балтик ярларына кадәр ут эченнән уза. Авыр сугыш барганда, ул иле турында уйлый. Окопларда, блиндажларда оптимистик рухлы шигырьләр, поэмалар яза. Хәзер “Кереш җыр” шигырен ...сөйли.
Ф.Кәрим сугыш елларында гаҗәеп дәрәҗәдә актив эшли. Сугыштан аз гына бушап торган арада да ул
-Рәхмәт, укучылар! Чыннан да Ф.Кәрим шигырьләрен тыныч күңел белән тыңлап булмый. Аларда күпме хис, кичереш, дошманга нәфрәт, туган илне ярату.
(На самом деле стихи Ф.Карима нельзя слушат равнодушно. В них столко всего увиденного и пережитого, испытание искренней любви к своей Родине)
Укучылар, 2009 елның менә шундый матур кыш аенда Ф.Кәримнең 100еллык юбилее билгеләп үтелде. Шул уңайдан шагыйрьне искә алу кичәләре узды. Хәзер сүзне 3 төркемгә бирәбез. 3 проект җитәкчесе ...
(2009 году зимой у Ф.Карима отмечали 100летний юбилей. Поэтому было проведено много вечеров. Слово предоставляем 3 группе, “Воспоминания о Ф.Кариме”)
-Рәхмәт, укучылар! Сез нинди литература белән шөгыльләндегез? әйе, Буа Мәдәният йортында Ренат Харис һәм шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова белән бик җылы очрашу үткәрелде.
Әйтергә буламы ф.Кәримне патриот диеп?
-Чыннан да, Ф.Кәрим халкыбызның сугышта җиңеп чыгасына ышана һәм тыныч тормышта яшибез. Моның өчен без сугыш кырында калган Ф. Кәримнәргә бурычлы.
(Действительно, Ф.Карим верил в то, что наш народ одержит победу и его вера и любовь к своей Родине оправдали его надежды. 66 лет мы с вами живем под мирным небом, и за которое мы обязаны таким патриотам как Ф.Карим, которые не пожалели своей жизни ради своей Родины)
-Укучылар, хәзер без үткәрәбез әзерләгән викторина сораулары, шуларга җаваплар биреп, дәрестә алган биремнәребезне ныгытып алыйк.
(Сегодня проведем викторину, с помощью которой я определю как усвоили вы материал)
Викторина
1. Ф.Кәрим кайда туа?
2. Кайсы шагыйрьләр белән дуслаша?
3. Кайчан сугышка китә?
4. Сугыш чорында ничә шигырь яза?
5. Кызларының исемнәре ничек?
6. Ф.Кәрим кайда һәлак була?
7. Ул кайда күмелгән?
8. Солдат шинеле кайда саклана? (Татарстан Милли музеенда)
9. Ф.Кәрим исемендәге премия лауреаты.
10. Түбәндәге шигырь юллары кайсы шигырьдән алынган?
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм. (“Ант”)
11. Үләи икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе. (“Ватаным өчен”)
12. Япь-яшь иптәшемне күмәбез,
Беркем берни сөйләми. (“Сибәли дә сибәли”)
13. “Күрәсеңме, дөнья бу дәһшәтне?”
Дигән сыман башын күтәреп,
Күл өстендә, дулкын арасында,
Әй кычкырды аккош үртәлеп. (“Партизан хатыны”)
-Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
-Укучылар, Ф.Кимнең тормыш һәм иҗаты буенча бүгенге дәрестән нинди яңалык алып китәсез?
-Сезгә кемнәрнең чыгышлары ошады?
-Патриот шагыйребез чит җирләрдә ятып калса да, ул һаман да безнең йөрәкләрдә үзенең шигырьләре белән яши. Ренат Харис сүзләре белән әйтсәк:
“Ф.Кәрим шәхесендә берюлы ике батырлык – иҗади һәм солдат батырлыгы кушыла. Бөек Ватан сугышы тарихи башка андый үрнәкләрне белми”
( Несмотря на то, что поэт-патриот остался лежать на чужой земле, он всегда живет в наших сердах со своими стихотворениями)
Ф Кәрим авырлыклар алдында куркуын калмавы, сугышта гади солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелүе, үзенең патриотлыгын солдат буларак та, шагыйрь буларак та раславы белән үрнәк.
-Укучылар, безнең шагыйрь иҗаты буенча үткәрелгән проектлар яклау дәресе тәмам. Бүген дәрестә актив катнаштыгыз, рәхмәт.
Өй эше: Ф.Кәримнең поэмасын “Кыңгыраулы яшел гармун” сәнгатьле уку

Муниципальное образовательное учреждение
Татарско – Шмалакская средняя общеобразовательная школа
Урок защиты проектов
«Фатих Карим-поэт и патриот»

Подготовила и провела
учитель родного( татарского) языка
Бикбаева Нясимя Мунировна
2011 г

Приложенные файлы


Добавить комментарий