Урок в 3 классе по татарской литературе


УкытучыГабдрахманова З.С.
Сыйныф 3 а (рус төркеме)
Предмет Уку
Тема Мин дустыма булышам
Планлаштырылган нәтиҗәләрШәхескә кагылышлы: Җаваплылык хисе булдыру.
Метапредмет:
Танып-белү: белемнәрне структуралаштыру; фикерләүнең логик чылбырын төзү; ирекле һәм аңлы рәвештә аралашу.
Коммуникатив: телдән(диалогик,монологик) һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү; үз фикереңне җиткерә белү; укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау.
Регулятив: дәрес темасын һәм максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирү; үзләштерелгән һәм ныгытырга кирәк булган материалны билгели белү.
Предмет буенча: “Мин дустыма булышам” темасында лексик берәмлекләрне ,текстның эчтәлеген белү, аларны сөйләмдә куллану.
Дәреснең тибы Яңа белемнәрне формалаштыру.(ЛКФ)
Төп төшенчәләр Чүп ташлый, өстәл җыештыра, эшчән, тырыш, ялкау, әдәпле , игътибарлы, булышам, тиеш, кирәк
Предметара бәйләнеш Әйләнә – тирә дөнья, рус теле, хезмәт.
Эшне оештыру Фронталь, төркемдә, парларда,индивидуаль.
Чыганаклар “Күңелле татар теле”3 нче класс (Р.З. Хәйдарова Г.М Ахметзянова Л.А.Гыйниятуллина); “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” 3 нче сыйныф (методик ярдәмлек, Р.З. Хәйдарова,Л.Ә.Гыйниятуллина,Г.И.Газизуллина).
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
Оештыру
(2 мин.) Сыйныфны сәламли, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.
Исәнмесез, укучылар?
Кәефләрегез ничек?
Барыгыз да дәрескә әзерме?
Үзбәя таблицасы турында онытмагыз! (сл.№1) Укытучыны сәламлиләр, кәефләре белән уртаклашалар.
Исәнмесез, укытучы апа!
Шәп!Рәхмәт!Сезнеке?
Әйе.( Дежур укучы сөйли) Ш : укытучы һәм сыйныфташларыңны хөрмәт итү; дәрескә әзерлекләренә үзбәя бирү.
Р : эш урынын оештыру.
К: сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү.
Мотивлаштыру
(5 мин.) Яңа теманы үзләштерүгә кызыксыну уята. (“Уйлыйм һәм эшлим” уены)
Рәсем буенча җөмләләр уйлау. (төркемнәрдә)
Укучылар, һәркем өчен иң кадерле кешеләр кемнәр?(әйбер нәрсә?)
Сез өйдә 9 нчы ситуатив күнегүне әзерләп килергә тиеш идегез.
“Уйлыйм һәм эшлим” уенын уйныйлар. Сәхнәләштереп күрсәтәләр, калган төркемнәр аларның нәрсә күрсәтүен белергә тиеш.
(1 рәсем “Йорт”,
2 рәсем “Гаилә”,
3 рәсем “Эшләр”)
Гаилә әгъзалары. Ш: гаилә, туган йорт төшенчәләрен мәгънәсен аңлау. Башкаларга карата игътибарлылык, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру. Үзбәя.
К: сыйныфташларыңның фикерен тыңлый белү.
Р: максатчанлык,активлык кебек сыйфатларга ия булырга ирешү; үзеңнең һәм иптәшләреңнең эшләрен бәяләү. Хаталарын табу, төзәтү.
Өй эшен тикшерү
(7-8 мин.) Ситуатив күнегүләр буенча диалоглар төзеп сөйләү.
(Һәр укучы такта янында әтисе, әнисе, әбисе яисә бабасына ничек булышулары турында сөйли; башкалар тыңлап утыралар ) Танып – белүгә мотивлаштыру
(2 мин.)
Сезнең дусларыгыз бармы?
Ә сез хәзерге вакытта кемнәр белән аралашасыз?
Дустыгыз авырып мәктәпкә килмәсә сез аңа ничек ярдәм итәсез?
Әйе,дустым бар.
-Дуслар....белән аралашам
-Дустым белән телефоннан аралашам яки өйләренә барам. П: тема буенча яңа сүзләрнең дөрес язылышын ныгыту,
үзләштерү, мәгънәсен дөрес аңлау.
Ш: Үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү.
ТБ: белемнәрне анализлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау.
Танып – белүне оештыру
Яңа теманы өйрәнү
(8-10 мин.) 1.Дәреслек буенча эш (82 нче бит, 1 нче күнегү)
Саша һәм Дима чын дуслар.Аларның сөйләшүләрен дәвам итегез.
2.Дәреснең темасын, максатын формалаштырырга тәкъдим итә,
кагыйдә чыгаруга китерә. Сез бүген кемнәр турында белерсез?
1.Дәреслектәге 1 нче күнегү
(82 б.) белән танышалар.
(диалогны дәвам итәләр)
Дәреснең темасын максатын әйтәләр.
П: Хәзерге заман хикәя фигыль формаларын куллану, аеру.
Ш: Үзбәя
ТБ: фикерләү, төп төшенчәне аеру.
Р: хаталарны табып, төзәтү.
Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту
(10-13 мин) 1.82 нче бит. Ситутив күнегү №3 үтәү.
2.Җөмләләрне укып аларны уйнап күрсәтү. Күнегү №4
3.Диалог төзергә тәкъдим итә.Күнегү№5
(Әниеңә ял итәргә тәкдим ит.Савыт-сабаны үзең юуың турында хәбәр ит.)
1.Күнегүне телдән башкаралар.
2.Сүзләрне аңлап,хәрәкәт аша күрсәтәләр..
3.Диалоглар төзиләр.(Кемгә һәм ни өчен булышулары турында сөйләшәләр)
П:Хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллану һәм аера белү.
Ш:төркемнәрдә һәм индивидуаль эшли белү, үзбәя
ТБ: Ситуацияләр буенча җөмләләр төзи белү; аңлап һәм иркен сөйли белү.
К: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; үз регуляция, үз контроль.
Р: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү.
Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре)
(3мин) Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.
Өй эшен аңлата.
6 нчы күнегү 83 нче бит Үз фикерләрен әйтәләр, сораулар бирәләр, өй эшләрен язып алалар
.
Үз белемнәрен бәялиләр. Ш: Эшчәнлекнең максаты әм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләүҮз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау.
ТБ: укучылар алган белемнәрен куллана белү.
К: үз фикереңне дәлилли белү.
Р: эшчәнлеккш бәя бирү.

Приложенные файлы


Добавить комментарий