«Урок татарского языка в 5 классе » Ю.Ермолаевны? “Ике пирожный” хик?ясе»


Тема Ю.Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясе
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет - яңа сүзләр белән, Ю.Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясе белән танышу.
Метапредмет - укылган текстның эчтәлегенә бәя бирә белү.
Шәхескә кагылышлы - ата-анага ярдәм итү теләге тудыру.
Максат
Ярдәм итәргә,олы, кече, кызыклы, чыкты, сәяхәт итәм, яңадан, бозыла сүзләрен сүзлеккә кертү; хикәяне сәнгатьле укып, дөрес тәрҗемә итәргә өйрәтү.Әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирүдә күнектерү.
Укучыларның сүз байлыгын, фикерләү сәләтләрен үстерү.
Әти-әнигә һәрвакыт ярдәмгә килү теләген тәрбияләү.
Дәрес барышы
Оештыру.
Өй эше тикшерү.
Дәрескә максат һәм бурычлар кую. (1 нче слайд). Экранга карагыз, дәреснең темасын әйтегез. (Укучылар җавабы). Дөрес. Дәресебезнең максаты турында уйлап карагыз әле. Без бу дәрестә нишләргә өйрәнергә тиеш? Яна текстны уку өчен безгә нәрсәләр кирәк? (Укучылар җавабы). Дөрес, яңа сүзләр белән танышып, хикәяне укырга тиеш булабыз.
Тема өстендә эшләү.
(2 слайд) Экранда сүзләр язылган. Сез аларның тәрҗемәләрен сүзлекләрдән эзләп табарга тиеш. (Сүзлекләр өстәлләрдә, төркемнәргә бүленеп, сүзләрнең тәрҗемәләрен эзлиләр, һәр төркем үз сүзен тәрҗемә итә, гомумиләштереп сүзлекләргә күчерәләр.
Яңа сүзләр белән җөмләләр төзиләр.
Дәреслектәге 3 нче күнегүне эшлиләр. Күнегүдә нокталар урынына тиешле килеш кушымчаларын һәм кирәкле фигыльләрне куеп язалар (мөстәкыйль эшләү). Тактадагы язу белән чагыштыралар ( үзбәя)
Хикәяне укытучы укый. Укучылар чылбырлап укыйлар. Аңлашылмаган урыннар ачыклана.
Ныгыту.
Сорауларга җавап бирәләр
Хикәянең геройлары кемнәр?
Әниләре кухняда нәрсә пешерә?
Олы кызы Наташа нишли иде?
Кече кызы Оля нишли иде?
Оля әнисенә булыштымы?
Оля ничек булышты?
Ә Наташа булыштымы?
Наташа нишләде?
Оля ни өчен ике пирожный ашады?
Оля дөрес эшләдеме?
Кемнең фикере бүтән?
Бу хикәядә сезгә кем ошады? Ни өчен?
Өй эше. 1) 61 нче бит хикәяне укырга; сүзләрне өйрәнергә;
2) сүзләрне өйрәнергә, текст буенча сораулар төзергә;
3) хикәя буенча 3-4 рәсем ясарга, җөмләләр төзергә.
Рефлексия.
Бүгенге дәрестә нишләргә тиеш идек? Максатыбызга ирештекме?
Хәзер дәрестә эшләвегезгә бәя бирегез.
Дәрестә мин ... эшләдем.
Дәрестә эшләвем белән мин ... .
Дәрес минем өчен ... булды.
Дәрестә мин... .
Минем кәефем... .
Дәрестәге материал минем өчен ... булды.
Минемчә, өй эше ... .
Бәяләү. Саубуллашу.

Приложенные файлы


Добавить комментарий