«Урок по татарскому языку на тему «Ш?риф Камалны? «Буранда» хик?ясенн?н алынган ?зек буенча сочинение-фикерл?м? язу»(9 класс)»



9 нчы сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе.
Тема: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясеннән алынган текст буенча сочинение- фикерләмә язу
Укытучы: 1 нче категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы Галиева Й.Р.
Тема: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясеннән алынган текст буенча сочинение- фикерләмә язу.
Максатлар: текстны анализлау күнекмәләрен ныгыту, исбатланырга тиешле фикерне, текстның проблемасын билгеләү күнекмәләрен камилләштерү, укучыларның сөйләм телен үстерү, укучыларда аналарга карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Дәрес төре: Белемнәрне ныгыту дәресе.
Җиһазлау: Презентация, карточкалар
Материал: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясеннән алынган текст
Эпиграф:
Ана-
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга.
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше
Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.
Алган белемнәрне актуальләштерү
У: Укучылар, без сезнең белән сочинение – фикерләмәнең төзелеше белән инде таныш. Шулай да,текст белән эшли башлаганчы, искә төшереп китик әле.Нәрсә ул сочинение-фикерләмә? Сочинение-фикерләмә билгеле бер фикерне дәлилләп язылган текст. Анда язылган фикерләр укылган тексттан алынган мисаллар белән дәлилләнеп барырга тиеш. Гадәти сочинение- фикерләмәдә төп өч элементның булуы таләп ителә:
- тезис;
- аргументлар (укылган тексттан дәлилләр, мисаллар);
- нәтиҗә.
Слайд
3) Уку мәсьәләсен чишү:
У: Рәхмәт, укучылар, сез өйдә Шәриф Камалның “Буранда” дип аталган хикәясеннән алынган текстны укып килергә тиеш идегез. Әйдәгез, берәрегез бу текстны укып чыксын әле. Текст сездә нинди тәэсирләр калдырды?
Көтелгән җаваплар:
1) Авыр, кызгану, уфтану хисләре.
У: Ә сочинение –фикерләмәне язуны без нәрсәдән башларга тиешбез. План. Әлбәттә, кереш өлештән. Без бу өлештә нәрсә эшләргә тиеш?
Көтелгән җаваплар:
Теманы билгеләү,исбатланырга тиешле фикерне табу, текстта күтәрелгән проблеманы күрсәтү.
У: Укучылар, бу текстта исбатланырга тиешле фикер нинди?
Көтелгән җаваплар:
Әниләрне һәрвакыт яратып, хөрмәт итеп, саклап торырга кирәк, соңыннан үкенерлек булмасын.
У: Әнисе Мостафаны яратамы? Без моны текстнын кайсы өлешендэ күрәбез?
Көтелгән җаваплар:
Әнисенең бишек янында катып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне “балам” дип уздырганын күрәбез.
У: Димәк, автор нинди теманы яктырткан?
Көтелгән җаваплар:
Автор ”Аналарның балаларга мәхәббәте” темасын яктырткан. Димәк, без сезнең белән теманы билгеләдек.
У: Укучылар , сез текстта күтәрелгән проблеманы табарга тиеш буласыз. Ә нәрсә соң ул проблема?(Укучыларның фикерләре тыңлана)
Проблема- текстта автор күтәреп чыга торган мөһим мәсьәлә. Күп очракта, текстта берничә мәсьәлә була.
Слайд
У: Шулай итеп, бирелгән текстта иң мөһиме кайсы мәсьәләләр ?
Көтелгән җаваплар:
-Ана белән бала мөнәсәбәте;
- Әниләрнең балалары өчен барысына да, хәтта түбәнсетүләргә дә әзер булулары;
-Соңлап үкенү;
У: Кайсы мәсьәлә сезнең күңелегезгә якын, һәм яхшы аңлашыла?
Көтелгән җаваплар:
Ана белән бала мөнәсәбәте.
У: Дөрес, укучылар, сез проблема төрләре белән инде яхшы таныш. Бу текстта күтәрелгән проблема әхлакый төргә карый.
Әхлак- үз-үзеңне тиешле нормада тоту күнекмәләре, ягъни кешелеклелек, әдәплелек, әти-әниләргә ,өлкәннәргә карата хөрмәт дигәнне аңлата.
4)Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:
Шаблон гыйбарәләр буенча кереш өлешне укучылардан яздыру. Карточкалар белән эш.
Бирелгән ткесттан аңлашылганча,
Текст «...» сүзләре белән тәмамлана. Минемчә, ... турында әйтелгән.
Әлеге текст авторы укучыларны ... мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.
Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул ... аңлата.
Бу өзектә автор ... турында сөйли.
Мин бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм: ...
1нче өлешкә нәтиҗә ясау:
Исбатланырга тиешле фикерне күрсәттек, күтәрелгән мәсьәләләрне ачыкладык, кереш өлешне яздык.
2 нче өлеш:
Төп өлеш. Бу өлеш текст белән эшләүдән гыйбарәт. Төп өлештә үз фикереңне логик дәлилле һәм стилистик хаталарсыз язу осталыгы күрсәтелә.
Төп өлеш бездән авторның әйтергә теләгән фикерен ачуны сорый.
У: Автор игътибарны нәрсәгә юнәлтә?
Көтелгән җавап: Мостафаның анасыннан бизүе өчен газап чигүенә
У: Аны бигрәк тә нәрсә борчый, шомландыра, ул нәрсәне ассызыклап үтә?
Көтелгән җавап: Мостафаның зур үскәч тә әнисеннән гафу үтенмәве
У: Димәк, автор нинди проблеманы күтәрә?
Көтелгән җавап: Ана белән бала мөнәсәбәте проблемасы
У: Бу проблема бүгенге көндә дә актуальмы?
Көтелгән җаваплар:
Актуаль, чөнки һәрбер кешенең әнисе бар, кемнеңдер әнисе белән мөнәсәбәтләре яхшы, ә кемнекедер начар... Ләкин, кызганычка каршы, беребез дә бу якты дөньяда күпме яшисебезне белмибез. Бу проблема мәңгелек.
У: Ни өчен бу проблема автор өчен мөһим соң? Исегезгә төшерегез әле.
Көтелгән җавап: Чөнки Шәриф Камал да 16 яшендә кырыс холыклы әтисе белән ачуланышып, әнисеннән аерылып, өеннән чыгып китә. Ә аның әнисе бик тә йомшак холыклы, юаш хатын була.
Ана белән бала мөнәсәбәте проблемасын ачканда, автор төп нинди фикерне алга сөрә?
Автор фикере: балаларның аналары алдында булган бурычларын вакытында башкару, соңга калмау. әти-әниләргә үзләре исән чагында ук хөрмәт күрсәтү, аларны кадерләү, рәнҗетмәскә кирәклекне аңлау.
1нче дәлил: 14 нче җөмлә (әтисе рәнҗеткән вакытта да әнисен яклап сүз әйтә алмавы.
2 нче дәлил:21,27 нче җөмләләр(әнисе алдында булган гаепне төзәтү өчен күп көч куярга кирәк булуы, чөнки еллар күп узган.)
У: Менә без сезнең белән автор позициясен ачыклый торган этапка җиттек. Нәрсә соң ул автор позициясе? (Слайд)
Автор позициясе- авторның теге яки бу проблема буенча фикер йөртеп, бер нәтиҗәгә килүе.
У: Текстта автор позициясе нинди? Ул әһәмиятлеме? Сез аның белән килешәсезме?
Көтелгән җавап: Әйе, мин аның белән килешәм, автор әһәмиятле проблема күтәрә: әти-әниләргә үзләре исән чагында ук хөрмәт күрсәтергә, аларны кадерләргә, рәнҗетмәскә кирәклекне ассызыклый.
У: Иң катлаулысы төп өлешне язу, чөнки текст белән күп эшләргә, автор фикеренә туры килгән дөрес мисалларны таба белергә кирәк. Хәзер йомгаклау өлешен язу методикасын карап китәрбез. (Слайд)
3 нче олеш
Йомгак күләме ягыннан төп өлештән зур булмаска тиеш. Бу өлештә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә, эш тәмамлана. Нәтиҗә кыска, ләкин эчтәлеге ягыннан тирән, алда әйтелгәннәр белән логик бөйләнешле булырга, тезис һәм дәлилләргә мәгънәсе белән каршы килмәскә тиеш. Йомгакны шулай итеп, димәк, шулай булгач, алдагыларга нәтиҗә ясап һ.б. сүзләр белән башларга мөмкин.
Бу сочинение өчен йомгак: Ата-аналарга вакытында игътибарыбыз җитеп бетмәгән өчен без беребез дә гомеребезне үкенү хисләре белән уздырмасак иде.

Шаблоннар:
Шулай итеп, ___________________саклау кебек җитди проблемалар турында язаДимәк,  текстның авторы_______________________________________________ аңлау мөһимлегенә ышандыра, _________________________________ булырга өнди.
5) Рефлексия
У: Нәрсә эшләргә тиеш идек?
Көтелгән җавап: Сочинение- фикерләмәнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешен язарга , автор фикеренә туры килгән мисалларны табарга, автор позициясен ачыкларга өйрәнергә тиеш идек
У: Ничек эшләдек?
Көтелгән җавап: автор фикеренә туры килгән мисалларны таптык, автор позициясен ачыкладык, сочинение- фикерләмәнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешен язарга өйрәндек.
Укучыларга билгеләр кую
6) Өй эше: Текстка тулы сочинение-фикерләмә язып килергә.
Текст.
Аналар күңеле сизгер
1)-Анаң безне сөймәде, иргә китте... 2)Ул сине кыйнарга әйтә икән... 3)Яшь әнкәң безне сөя...
4)Менә ул вакытларда , анасы белән кечкенә кардәше Фатыйманы юксынганда, атасының аңар әйтә торган шул сүзләре аның күңелендә анасына нинди салкынлык һәм нәфрәт хисләре уяндырганлыгын һәм, ниһаять, анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап, ул хәзер газап чигә иде.
5)Ул анасыннан бизгәнмени инде? 6) Әйе,ул, үзен тудырган һәм бишеге янында катып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне “балам”дип йокысыз уздырган анасыннан бизгән иде!
7)Ул яшьрәк вакытында:
-Син минем анам түгел!- ди иде.
8)Хәтта бервакыт аның битенә көл сипкән иде. 9)Аны котырттылар.
10)-Мокай килгән, битенә көл бәр!
11)-Әйдә!...
12)Болар һәммәсе – яшь вакытында ... 13)Әмма зур булгач? 14)Менә хәзер аның беренче мәртәбә бармагын тешләп аптыраганы да-үзенең анасына каршы атасы барында күрсәткән тәрбиясезлекләреннән тыш,атасы үлгәч тә,анасыннан гафу сорамавы,һаман аңар илтифатсыз һәм салкын мөгамәләсе өчен иде...
15)Төш вакыты узган, буран һаман дулый... 16) Карт бик дикъкатле һәм җанлы күренә иде.
17) -Ярты юлны килгәнбездер?-диде Мостафа.
18)-Артык булыр...19)Ястү вакытларында җитәрбез ,-диде карт һәм янә өстәде: -Хәзер анаң бик сөенеп көтә булыр...20)Сагынган булыр...дүрт ел бит!
21) -Егерме ел.. Ләкин...бүген кайтасымны белми ул...
22) Карт бераз уйга калды.
23) -Аналар белә ...алар сизәләр; алар һаман баланы төзәп торалар...-диде
24) Мостафа эндәшмәде.25)Ул бабайның “төзәп торалар” дигән сүзен аңларга тырыша иде: күңелләре һәрвакыт балада дигән сүздер ...26)Юк! 27)Гаепне “сизәргә” ул гына җитмәс. 28)Юкса, җаннары баланы күзәтәме икән?


Приложенные файлы


Добавить комментарий