«Урок по татарскому языку на тему «И. Туктар. ?ем-?ем-чвик»(2 класс)»


Максат 1. Белем бирү максаты: Идрис Туктарның “ Җем-җем! Чвик!..” хикәясе белән танышу; “ Кыш ” темасы буенча үзләштергән лексик күнекмәләрне камилләштерү.
2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: укучыларның тыңлап, аңлап сөйләм күнекмәләрен, аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
3. Тәрбияви максат: кышлаучы кошларны күзәтеп укучыларның тормышчан тәҗрибәләрен камилләштерү; укучыларда табигатькә, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү; кызыксыну уяту. 
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы: татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;
Метапредмет:
Танып-белү УУГ: аңлап уку күнекмәсен формалаштыру, логик фикерләү күнекмәсен үстерү, ирекле һәм аңлы рәвештә сөйләшү;
Коммуникатив УУГ: телдән сөйләм күнекмәсен үстерү, сораулар бирә белү, сүзләрне дөрес, урынлы куллану;
Регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирә белү, сыйныфташлар белән уртак хезмәттәшлек итә белү;
Предмет буенча: тема буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый , дөрес куллана белү;
Предметара бәйләнеш:
Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, татар теле.
Дәреснең тибы: Яңа теманы аңлату.
Эшне оештыру :Фронталь, парларда, группада, индивидуаль.
Чыганаклар: Презентация, рәсемнәр, карточкалар - тест, интерактив такта.
Материал: Р. Х. Ягъфәрова “Уку китабы” 2 нче сыйныф, 2013. Мультемедийная библиотека « Бала»
Предмет: әдәби уку
Тема: Идрис Туктар “ Җем-җем! Чвик!..”
Дәрес барышы.
I.Чакыру - өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту.
1.Уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, хәерле иртә,- диеп,
Башлыйбыз дәресне.
Бер- беребез белән
Елмаешып исәнләшәбез.
Дәрестә сез актив булыгыз,
Белемнәрне эшкә җигегез.
Әйдәгез,дуслар,карыйбыз,
Дәресне хәзер башлыйбыз.
Бар нәрсәдә урындамы:
Дәфтәр,сүзлек.дәреслек,көндәлек,...?
Матур итеп утырдык.
Дәрес тыңлый башладык.
Минем исемем- Зөлфия Фанисовна. Бүгенге дәресне сездә мин алып барачакмын.
- Кәефегез ничек? Яхшы булса- көләч смайликны күрсәтегез, начар бурса- кайгылы смайликны.
2. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.
1. Тизәйткечләр әйтү.Фонетик зарядка.
- Әйдәгез , бераз телләрне шомартып алыйк әле.
1) Тук, тук,тукран
Тукылдатып утырам.
Мичтә бәлеш пешәме?
Шуны көтеп утырам.
2.Белемнәрне актуальләштерү.
СЛАЙД. Кыш рәсеме. Музыка- җил.
Шигырь ( укытучы укый)
Урамнарга, бакчаларга
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Яңа яуган кар шыгырдый.
Өстенә баскан саен.
Курыкмайча каршылыйбыз
Салкын кыш аен.
-Балалар, шигырь нәрсә турында?
-Димәк, безнең дәрес нәрсә турында була?
-Бүген дәресебез кыш, кышкы табигать турында булачак.
- Кайсыгыз кышны ярата?
-Эле безнең нинди ел фасылы?
- Кыш нинди төстә?
-Кыш җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
-Кайсы айлар кыш айлары?
-Эле нинди ай?
- Гыйнвар ае кышның башымы, уртасымы, азагымы?
СЛАЙД. – Ай исемнәрен дөресләп әйтик.
Бүген көн нинди? (Салкын).
Салкын булгач нәрсә белән сулыйбыз? (Психогимнастика 3 тапкыр борын белән сулау).
3. Уку мәсьәләсен кую.
Кыенлыклар тууны ачыклау,дәрес максатын,темасын ачыклау өчен сораулар бирү.
Кластер төзү.
Балалар, әйдәгез, кышның нинди усал яклары бар икәнен әйтеп китик.
СЛАЙД.
139446051435ачулы
00ачулы
2908935146685 салкын
00 салкын

4419606350 суык
00 суык
3518535254000 карлы
00 карлы
1975485101600кыш
00кыш

2432685276860 буранлы
00 буранлы
91821052705 җилле
00 җилле

4.Теманы ачыклау, максатлар билгеләү.
Идеялы кәрзин ысулы.( төркемләрдә әшләү- 2 минут)
-Балалар, кышның усаллыгын күрәсезме?
- Кыш нинди авырлак китерә?
- Сез ничек уйлыйсыз,кыш көне кемнәргә авыр икән?
- Әйдәгез уй- фикерләребезне идеялар кәрзиненә җыябыз.
( Укучыларның фикерләрен тыңлап, кошларга кыш көне авыр, дигән, нәтиҗәне барлыкка китерү.) Төркемдә эшләү.
-Дөрес, балалар, сез санап киткәннәр барысы да дөрес. Ләкин иң авыры кемгә икәнен бергәләп ачыклап китәрбез.

II. Төшенү(аңлау) –яңа мәгълүматны бирү.
- Ә сез, укучылар кошлар турында нәрсәләр беләсез?
  
Тактада “Беләм, Белдем, Белергә телим, ” таблицасы.
- Сезнең алда белемне фиксацияләү таблицасы.
- Кошлар турында сез нәрсә беләсез? Беренче баганы тутырыйк.
( Гади дәрестә таблицаны балалар дәфтәрләрендә эшләп, яза баралар, ачык дәрестә- мин әзер җавапларны (А-2 битендә )тактага беркетеп барам).
Беләм.
Көтелгән җаваплар.
Кошлар-безнең дусларыбыз.
Кышын кошларга бик кыен.
Җимлекләр ясарга кирәк.
Күчмә һәм кышлаучы (тарак) кошлар бар.
Кошлар бөҗәкләр белән туклана.
Кошларга ярдәм кирәк.
Кошлар зарарлы бөҗәкләрне юк итә.
Инсерт ысулы( тамгалау).
Укучылар, сезнең барыгызда да яшел битләр бар , дәрестә белмәгәнегезне ишетсәгез, яза барыгыз. Дәрес азагында, таблицаның белдем баганасын тутырыбыз.
- Укучылар, ә сез кошлар телен аңлыйсызмы? Әйдәгез, тыңлап карайык.
СЛАЙД. “ Җем-җем! Чвик!..” Кош тавышы.
-Балалар, кошлар безгә нәрсә әйтергә уйлый? Нинди уйларыгыз бар. Беләсегез киләме?
Бу сорауга җавап бирер өчен без Идрис Туктарның “Җем- җем- Чвик ” дигән хикәясе белән танышырбыз.
2. Язучы турында мәгълүмат.
Идрис Туктар безнең күрше Благовар районында туган.
И. Туктар балалар өчен бик күп хикәяләр яза. Туган илне яратырга, өлкәннәргә ихтирам булырга, дуслык хисләре белән яшәргә, кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итергә........
3. Текст өстендә эш.(58-59б.)
1. Метод прогнозирования.
- Укучылар, 59-нчы биттәге рәсемгә карагыз.
Ничек уйлыйсыз текст нәрсә турында?
2.Укытучының үрнәк укуы.
3.Әңгәмә. первичн. восприятие
- Хикәя сезгә ошадымы?
- Хикәядә нәрсә турында сүз бара?
- Нинди кошлар турында сүз бара?
- Кошларның “-Җем- җем!.. Чвик!”-дигәннәре, нәрсәне аңлата.
4.Глоссарий- сүзлек эше. СЛАЙД
кызылтүш- зяблик
карабүрек – снегирь
песнәк- синица Песнәк бер көндә үзенең гәүдә авырлыгы кадәр бөҗәк ашый.
чыпчык- воробей
зар- жалоба
җим- корм
җимлек- кормушка
өзгәләнәләр- умоляют
4.Текстны пышылдап укып чыгу.
5.Текстка анализ.
Кошлар сөйләшүен текста табыгыз.
Ул ничә тапкыр кабатлана?
Кошларны ничек тыңларга кирәк?
Беренче сөйләшүләрен иң озын чәчле кыз укый.
Икенче сөйләшүләрен иң озын малай укый.
Өченче сөйләшүләрен зәңгәр күзле укучы укый.
Соңгы җөмләне сары чәчле кыз укый.Урысчага тәрҗемә итәбез.
Кошларның телен нинди кешеләр генә аңлый?
-Ә сез нинди кешеләр? Сез кошларга ярдәм итәсезме? Ничек?
Афәрин, балалар.
Физминутка.
Кояш уянды иртәнУл кошларны санады.
Башта карады өскә,
Аннан карады аска.
Унга, сулга карады.
Һәм күзләрен дә йомды.
6. Тәрбиәви әңгәмә.
- Җимлекне сез кайларга куясыз? (җаваплар тыңлана)
- Әгәр дә агач ботакларына элсәгез, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр.
Җимлекләрне агачка элгәндә ботакларын сындырырга ярамый!
Кошларның җимлекләрен чиста тотырга кирәк!
Кардан арындырып тотырга кирәк!
Җим салып торырга кирәк!
Җим итеп нәрсәләр саласыз?
Чыпчык, песнәкләрдән рәхмәт ишетү үзебезгә үк рәхәт булыр.
- Сез беләсезме, кошлар нәрсә ашарга ярата?
Мин сезне кошлар ашхәнәсенә алып барам. СЛАЙД
Төрле кошлар төрле азык белән туклана.
Чыпчыклар – тары, солы, бодай, ипи валчыгы.
Песнәкләр – карбыз төшләре, көнбагыш, ит , тары, туң май, сыр.
Карабүрекләр – миләш, балан, алабута орлыгы.
-Сез ничек уйлыйсыз, кошлар өчен салкынмы, куркыныч, ачлыкмы?
Дөрес, суыклар аларны куркытмый. Ә менә ачлык—аларның иң явыз дошманы.
Кыш көне кошлар еш ачыгалар.
Кар бураны уйнаганда, чатнама суыкта азык табу алар өчен кыен.
Кыш көне кош 6 сәгать ашамаса, ул үлә.
10 песнәктән бары тик 1-2- се генә кышны исән сау чыга.
Ә сез беләсезме?
Җир шарында һәр кешегә якынча 50 кош туры килә. Ләкин кошларның күбесе “Кызыл китап” ка кертелгән .
Нинди нәтиҗә ясап була?
Алар кими. Кошларны сакларга кирәк.
Нинди кошлар белән без таныштык?
Бер сүз белән аларны ничек әйтеп була? Кышлаучы кошлар.
Нинди кошлар тагы бар? Күчмә кошлар.
Күчмә кошлар –көннәр суыта башлагач, алар җылы якка китәләр.
Сез ничек уйлыйсыз, безгә кышларга килүче кошлар юкмы икән.
Кайбер кошлар кышка безгә килә. Менә алар.
Чечётка- ясмык чыпчыгы,
Свиристель- черелдәвек,
Чукыр- клёст. Чукыр балаларын февраль аенда чыгара. Аларны нарат күркәсенең сөте белән ашата.
Ныгыту
1. Кош исемен рәсем белән тоташтырыга.
2.Тест
1. Кыш көне кошлар кайда яшиләр?
а)өйдә;
б)өй янында.
Кышкы салкында кайсы кош бала чыгара?
а) чукыр;
б) чыпчык.
3. Кыш көне кошлар нәрсәдән курка?
а) суыктан;
б) ачлыктан
4. Кайсы кошның түше сары?
а) күгәрчен
б) песнәк
Укучылар бер берсен тикшерәләр.

III. Йомгаклау
- Укучылар, без бүген нинди хикәя укыдык?
- Кем аны язган?
- Идрис Туктар агабыз безне нәрсәгә өйрәтте?
Бүген дәрестә нәрсәләр белдегез. Таблицаның икенче баганасын тутырыйк.
IV. Өй эше
Беләсем килә баганасын тутырып килергә.
Текстны укырга .

-Укучылар, бүген кемнәрдә кошларга ярдәм итү теләге туды?
- Ә кемнәр үзләре җимлек эләргә тели? ( Җаваплар тыңлана)
Кошлар – безнең якын дусларыбыз. Кышын аларга ярдәм кулы сузыйк!
V. Рефлексия.
– Сез буген бик тырышып эшләдегез, булдырдыгыз!
Сезгә бу эшчәнлектә нәрсәләр ошады?
Нинди авырлыклар булды?
Укучылар, сезнең һәрберегездә “Уңыш баскычы” бар.
1-нче баскыч - Аңладым, ләкин дустымның ярдәменә каршы килмим.
2-нче баскыч - Материалны әйбәт аңладым.
3-нче баскыч - Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта дусларыма да булыша алам.
Укучылар, үзегезне баһалап үзегезгә туры килгән баскычка кеше төшереп куегыз.
Укучылар, миңа барыгызда бик ошады.
Зур рәхмәт!



 

Приложенные файлы


Добавить комментарий