Урок по литературному чтению


Тема: Әминә Бикчәнтәева “Тәмле сүз”.
Максат: Укучыларны Әминә Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” хикәясе белән таныштыру, хикәянең проблемасын, идеясен ачыклау, төп образга анализ бирү, уку күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету, укучыларга эстетик тәрбия бирү, әдәпле булырга өндәү.
Укучыларны ягымлы телле булырга, матур, дөрес сөйләшергә өйрәтү. Яхшы һәм начар гадәтләрнең эчтәлеген аңлауларына ирешү.
Җиһазлау: компьютер, презентация, интерактив такта, плакатлар, төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар, һәр балада светофор макеты, Тарихбикә, Уку китабы.
Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.
Алымнар: укытучы сөйләве, күрсәтү, аңлату, әңгәмә, дискуссия, төркемнәрдә эшләү, эзләнү.
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше.
Укучыларда уңай психологик халәт тудыру, укучыларның фикерләрен дәрескә әзерлеккә туплау;
Укучыларны барлау.
Текст өстендә эш.
Сүзлек эше. (Слайд)
Текстны уку. Тәрҗемә итү. План төзү.
Әңгәмә:
Укучылар, сез тәмле сүзен ничек аңлыйсыз? (Слайд)
Ә Гөлкәй бу сүзне ничек аңлаган? (тексттан табу)
Гөлкәйләргә кем кунакка килгән? Ул аңа нәрсә бүләк иткән?
Курчакны сурәтлә. (Слайд)
Ни өчен кунак апа башта Гөлкәйне мактый, ә соңыннан шелтәли?
Ни өчен Гөлкәйнең әнисе оялды?
Гөлкәйнең хатасын тап. Сез ничек уйлыйсыз, ул ни өчен дустына юләр ди? Ни өчен ачулана?
Гөлкәйнең уңай һәм тискәре якларын табыгыз, атагыз. (Слайд)
Хикәя ничек тәмамлана? Проблемасы.
Сез ничек уйлыйсыз, автор ни өчен бу әсәрне язган?
Сез нинди тәмле сүзләр беләсез? (Балаларның җавапларын тыңлау)
Иҗади эш.
- Әйе, укучылар, һәрберебез матур сүзләр ишетергә яратабыз. Матур сүз ишеткәч күңелгә рәхәт булып китә. Әйдәгез әле тәмле сүзләрне төркемнәргә бүлик.
1. Тәмле сүзләрне төркемнәргә бүлү. (Слайд)
Тәмле сүзләр:
36491187353328801873532490102735316222967353
Исәнләшү сүзләре Саубуллашу сүзләре
Изге теләкләр Үтенү сүзләре
Төркемнәрдә эш. Бирем: һәр төркем үзенең мисалын яза.
2. Тикшерү. Балалар үзләренең мисалларын укыйлар, җавапларын аңлаталар.
IV. Тарих битләреннән.
- Балалар, бүген безнең дәрестә кунак бар.
- Исәнмесез, түрдән узыгыз, сез кем?
- Исәнмесез, оланнар. Мин тарихларда калган борыңгы гасырлардан килгән ТАРИХБИКӘ. Сез бүген тәмле сүзләр, тәмле тел турында сөйләшүегезне белгәч, сезнең янга ашыктым. Тәмле сүзләр борынгы заманнардан буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, традиция ул оланнар.
Безнең эрага кадәр 5 гасыр , ягъни 25000 ел элек башкарылган Грек статуяларында бер-берсенең кулын кысучы кешеләрне күрергә була.
Исәнләшү борыңгы рыцарьлар яшәгән вакытта барлыкка килгән дип уйлыйлар. Ләкин алар ул вакытта исәнләшмәгәннәр, ә кулларын күрсәтеп үзләренең коралсыз булуларын күрсәткәннәр.
Исәнләшү этикетына багышланган күп китаплар очратырга була. Алардагы мәгълүмат бик кызыклы. Мәсәлән, египтлылар исәнләшкәндә уч төпләрен исәнләшүче кешегә таба ачып майгайларына куйганнар, ә гарәпләр күкрәкләре тирәсенә күтәреп кулларын берсе өстенә берсен куйганнар. Башка илләрдә кешеләр тагын да кызыграк исәнләшәләр. Сез миңа бу турыда киләсе очрашуда сөйләрсез. Рәхмәт әйтү гадәте каян килеп чыкты икән, шуны да белеп карагыз. Мин сезгә кунакка киләсе дүшәмбедә керәм, җавапларыгызны әзерләп куегыз.
Бирем: “Хәзерге заман исәнләшү әдәпләре”
Сез хәзерге вакытта кулланыла торган исәнләшү әдәпләрен ничек беләсез икән, шуны тикшерү өчен мин биремнәр алып килдем. Укытучы апагызга шул сорауларга җавап биреп карагыз. Ә мин сезнең белән саубуллашам. Хушыгыз, оланнар.
(Биремне балалар парларда эшли.)
Биремнәр:
1. Озак күрешми торган туганнар ничек исәнләшә?
2..Ир-егетләр очрашкач, ничек исәнләшәләр?
3.Дуслар ничекисәнләшәләр?
4.Хәрби кешеләр ничек исәнләшәләр?
5.Укытучы белән ничек исәнләшәләр?
6. Таныш булган олы кешеләр белән ничек исәнләшәләр?
(Биремнәрне балалар укый һәм җавап бирәләр.)
V. Рефлексия. (Слайд)
- Балалар, светофор ярдәмендә бүгенге дәрестә кем ничек эшләгәнен күрсәтегез әле. Дәрес сезгә ошадымы? Сез дәрестә нинди яңалык алдыгыз?
(Балалар светофор ярдәмендә: яшел, сары, кызыл төсләр белән күрсәтәләр)
Яшел – дәрес ошады, мин актив катнаштым.
Сары – дәрес ошады, мин аз катнаштым.
Кызыл – дәрес ошамады, мин бөтенләй катнашмадым.
VI Йомгаклау. (Слайд)
- Укучылыр, бүген сез дәрестә нинди яңалыклар белдегез?
- Бүгенге сөйләшү бик күнелле үтте, рәхмәт, балалар!
Тәмле сүзләр белән сөйләшү, бер-береңә матур сүзләр әйтү – әдәплелек билгесе. Һәрвакыт кешеләргә игътибарлы, әдәпле булыгыз. Әдәпле кешене иптәшләре дә, тирә – юньдәге кешеләр дә ихтирам итәрләр.
VI.Өй эше. (Слайд)
Әсәргә иллюстрация эшләгез. Дәрес тәмам. (Билгеләр кую.)
Сау булыгыз!
Әминә Бикчәнтәева “Тәмле сүз”.
3 нче сыйныф әдәби уку дәресе
Насибуллина Г.Р.
Хабибуллина Д.Н.

Приложенные файлы


Добавить комментарий