Сценарий Театра здоровья (С?лам?тлек театрына сценарий)


Кадыйрова Рәйхана Наил кызы,

Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбе
Сәламәтлек театры өчен сценарий.
“Һәр эштә чама бел.”
Максат: : укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү, сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру, укучыларда сәламәтлекне сакларга, аның кадерен белергә өйрәтү, спортка уңай караш тәрбияләү.
Катнашалар:
Алып баручылар – 2
Кыз – 8-9 яшьләрдә
Кызның әнисе
Жираф
Пингвин – 2
Арыслан
Тиен
Зебра
Яхшы укучы кыз.
Нинди матуо көн бүген –
Зур бәйрәм килгән җиргә,
Сау кешегә көн дә бәйрәм,
Кушыл син яңа җырга.
Оча яфрак, уйныйяфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген безнең, бүген безнең
Бүген безнең сәламәтлек бәйрәме.
Алып баручы: Ай, ничек рәхәт хәзер яшәргә. Бүген безнең өчен нәрсә генә уйлап табылмаган! Телевизор, компьютер, тагын әллә ниләр.
Алып баручы: Ләкин...Һәр эштә чама белү кирәк. Билгеле бер тәртип белән яшәү сәламәтлек өчен бик тә мөһим. Ә тәртип бозылса...нәтиҗәсен үзегез күрерсез
(компьютер өстәле артында кыз уен уйнап утыра, - ес! дип кычкырып куя.)
Энҗе – Резедә, әйдә урамга чыгабыз.
Кыз – Торып тор әле, вакыт юк.
Энҗе – Резедә, дим, әйдә, инде.
Кыз – Аптыратмагыз әле, дидем бит инде! (Уйный – уйный да йокыга китә. Музыка.Ут сүнә)
Төш.(Сәхнәгә жираф, пингвин, бегемот, арыслан, тиен, зебра керәләр.Кулларында алма, банан, апельсин. Кыз күзләрен ача, куркып китә.)
Кемнәр сез?
Арыслан – Без – Мадагаскар иленнән.
Кыз – Нинди җир соң ул?
Арыслан – Кара инде бу кызны.Көне – төне компьютерда утырып, караган мультигын да оныткан.
Башкалар – Ай – яй, килешми.
Зебра – Нинди хәл бу!Режим дигән нәрсә бөтенләй башында юк!
Жираф – Вакытында ашамыйсың, вакытында йокламыйсың, дәрес әзерләүне бөтенләй оныттың.
Пингвин – Ул саф һавада да йөрми, дөрес тукланмый.
Тиен – Карагыз, сез аның туклануын! Чипсы, пепси, кириешки ашаганчы банан, алма, апельсин аша, син.
Башкалар – Ужас.
Арыслан – (Җырлый)
Үскәч кем буласың, диеп сорыйлар да, сорыйлар,
Әллә нинди һөнәрләр саныйларда,юрыйлар.
Минем менә белсәгез, көчле буласым килә
Мин арыслан, күрегез, җырлыйсы килә.
Ай – яй – яй, ни бу ни
Кириешки түгелме?
Ит аша, син, күбрәк
Файдалы ул, белдеңме?
Жираф – Әйткәнне аңламый ул,
Әнисен тыңламый ул!
Зебра – Моңа түзәр хәл калмады. Әйдәгез, алып китик тә, безнең дошманнар – бүреләргә бирик үзен!
Башкалар – Әйдәгез!(Кызны тотып алып китә башлыйлар)
Кыз – А – а – а!Коткарыгыз! (Уяна. Тавышка кыз йөгереп керә)
Яхшы укучы кыз – Әйттем бит мин сиңа, көне – төне компьютер каршында утырма, дип. Исәрләндең бит инде, күзеңә әллә ниләр күренә башлады.
Кыз – М...м...м мин, мин башка алай эәләмәм!Режим белән генә яшәрмен!
Алып баручы- Эш төре дөрес билгеләнмәсә, йокы һәм саф һавада йөрү җитәрлек булмаса, кешенең эшкә сәләте кими һәм кеше авырый башлый.
Алып баручы – Сәламәт булу өчен, һәр эштә чама белү кирәк. Вакытында яту, тору, җитәрлек йокы, дөрес туклану, саф һава һәм шәхси гигиена – дөрес яшәү рәвеше менә шулар.
Яшәргә дип, килдек без бу җиргә
Һәрберебез сәламәт булсын.
Сәламәтлек үзе бәхет бит ул,
Сәламәтлек үзе шатлык бит ул
Барыбыз да сәламәт булсын.
Бергә: Яратыгыз туган илегезне
Яратыгыз туган ңирегезне
Бернигә дә карамый
Авырырга безгә ярамый.

Приложенные файлы


Добавить комментарий