«Сценарий спектакля по мотивам сказки А.Алиша «Путешественники»


Әкият “Сәяхәтчеләр”
Абдулла Алиш буенча.
Бер төркем балалар башкаруында “Әкият илендә” җыры белән әкият башлана.Сәхнә алдына Әби чыга.
Әби.Бар минем әтәчем белән тавыгым. Без бик дус яшибез. Әтәч иртән тору белән барсын уята.
Әтәч.Кикрикүк, кикрикүк!
Уяныгыз хәзер үк!
Кикрикүк!...Кикрикүк!...
Йокламагыз, торыгыз, торыгыз!
Яңа көн туды!
Шул вакыт тавык артыннан тезелеп чебиләр чыгалар. Чебиләр зарядкасы (аудио 31,32 нче кисәк)
Әби.Чыксам ишегалларына,
Дусларым йөгереп килә.
Берсенә җим, берсенә су,
Йә ярма биреп керәм.
Дегә-дегә сарыкайлар,
Би-би, би-би бибиләр.
Килегез әле, сыйлыймын,
Чеп-чеп, кет-кет чебиләр.
Әби.Тавык та ялкау түгел, үз эшен эшли: көн саен йомырка сала
Тавык.Кытаклап чыктым әле.
Кытаклыйм мин, мактанмыйм.
Мин әле бик шатланам,
Чөнки йомырка салдым.
Әби килеп алсын, -дип-
Балалар куансын,”- дип
Әби.Бик әйбәт яшәдек . Бервакыт алар мондый тормыштан туйдылар, тормышларын үзгәртергә, сәяхәткә китәргә теләделәр, башкача тормыш эзләргә булдылар.Таң аткач та алар юлга чыкканнар, кырлар, басулар аша үткәннәр, ә төшке аш вакыты җиткәч инде урманга да килеп җиткәннәр.
Әтәч белән тавык:
Карагыз, карагыз.
Без урманга барабыз.
Әйе шул, әйе шул
Без урманга барабыз!
Урманда шундый матур: биек-биек агачлар, ямь-яшел куаклар, хуш исле чәчәкләр, күбәләкләр очалар, кошлар сайрыйлар; куак төбендә җиләкләр кызарып пешкән икән.Тавык җиләкләрне күргән дә әтәчтән ялварып сорый икән:
Тавык.Әтәчем, әтәчкәем - алтыным! Бик ашыйсым килә, миңа әнә теге кызыл,тәмле җиләкләрне өзеп кенә бирче зинһар!
Әтәч Тавыкны бик кызганган, җиләккә үрелгән. Шул вакыт куаклар артыннан Куян килеп чыккан:
Куян Бер, ике. Өч!
Куяннарда бөтен көч!
Дүрт, биш!
Безне җиңеп булмый һич!
Әтәч белән Тавыкны күргәч:
Куян.Сезгә минем урманымда йөрергә кем рөхсәт бирде?-дип усал гына сораган.
Әтәч.Әйдә Тавыккаем, йомшаккаем, качыйк тизрәк. Күрәсеңме урманда нинди усал җәнлекләр яши: үзе соры, колаклары озын, бәлагә юлыкканчы йөгерик тизрәк! Бүтән җирдә тагын да кызылрак, тәмлерәк җиләкләр табарбыз, анда туйганчы ашарбыз.
Әби.Алар бик озак йөгергәннәр, ниһаять чикләвек куагы төбендә туктаганнар. Тавык бик арыган, хәле беткән, Әтәчтән тагын ялварып сорый икән:
Тавык.Әтәчем, Әтәчкәем – алтыным! Бик ашыйсым килә, миңа шул чикләвекне генә өзеп бирче!
Әтәч чикләвек өзәргә дип үрелгән икән, шул вакыт туктап калган: куак артыннан Тиен килеп чыккан:
Тиен.Кош түгел мин очам,Ябалактан гына куркам.
Чикләвек бик яратам,
Сызгырсам, урман яңгыратам!
Әтәч белән Тавыкны күреп, усал гына:
Кем әле сез? Сезгә минем чикләвекләрне өзәргә кем рөхсәт итте?- дип сораган.
Әтәч бик курыккан, Тавыкка шыпырт кына әйтә икән:
Әтәч.Нинди усал җәнлек. Куактан сикерсә өзгәләп ташлар. Йөгерик тавык тизрәк, бүтән җирдә чикләвек табарбыз әле.
Шулай итеп, Тиеннән дә куркып озак йөгергәннәр алар, ашамаганнар, эчмәгәннәр, бик арып сусап туктаганнар. Бу вакытта урманда алма җитешкән чак икән. Тавык тагын да ялвара башлаган:
Тавык.Әтәчем, Әтәчкәем – алтыным, ашыйсым килә. Зинһар өчен алма өзеп кенә бир әле, яшел булса да риза булыр идем.
Әтәч Тавыкны бик кызганган, канатларын кагып агачка очып меним генә дигәндә, агач артыннан Төлке килеп чыккан. Үзе җирән, матур койрыгын болгый икән; койрыгы кояшта алтын кебек ялтырый икән. Әтәч Төлкегә карап бик сокланган, матурлыгына шаккаткан. Ә Төлке исә, Әтәч янына килгән дә йомшак кына сөйли икән:
Төлке.Исәнмесез, хәерле көн, кунаклар! Миңа кунакка керегез! Мин сезне күптән көттем: тәмле бәлешләр пешердем, чикләвекләр, алмалар җыйдым. Рәхим итегез, кыенсынмагыз, өйгә үтегез!
Бу урманда мондый әйбәт җәнлек яшәвенә Әтәч белән Тавык бик шатланганнар.
Төлке. (шат ланып, шыпырт кына)Урманда мондый юләрләр була икән, үзләре капканга килеп эләктеләр! Кичке ашка тавыкны пешерермен, ә иртәнге ашка әтәчне калдырырмын”,- дип сөенгән.
Төлке кунакларны өстәл артына утырткан, тәмле ризыклар куйган да, Аю дустын кичке ашка чакырырга дип йөгергән. Әтәч белән Тавык ашаганнар, ял иткәннәр дә җырлый башлаганнар. , жырлыйлар икэн:
Әтәч белән Тавык.Бар монда зур Төлке,
Зур Төлке, матур Төлке.( 2 тапкыр)
Төлке. Дустыма барып киләм, хәлен белим. (Төлке алмаш-тилмәш кунаклар белән биегән дә ашыгып чыгып киткән).
Куян аларның тавышын ишеткән дә:
Куян.Качыгыз тизрәк, юләрләр! Төлке кайтса үзегезне юк итә!
Әтәч белән Тавык. Ышанмыйбыз, ышанмыйбыз! Төлке әйбәт, ул безне ашатты, кунак итте!
Төлке өненнән ерак түгел Тиен чикләвек кимереп тора икән. Куактан куакка сикереп килеп җиткән дә әйткән:
Тиен.Куян дөрес сөйли. Төлке – алдакчы, сезне төп башына утыртыр. Качыгыз тизрәк, ул сезне юк итәр!
Әтәч белән Тавык бер-берсенә карашканнар, ышаныргамы – юкмы, белмиләр. Әтәч урындык астында зур чокыр күргән, чокыр эче йон белән тулган икән. “Ай хәйләкәр икән бу Төлке, без монда беренчеләрдән түгел”. Әтәч чокырны Тавыкка күрсәткән, Тавык исә, куркуыннан чак чокырга егылып төшмәгән. Хәзер инде Әтәч белән Тавык ничек бу бәладән котылырга белмиләр икән. Шул вакыт ишек артында Аю белән Төлкенең сөйләшкән тавышлары ишетелгән. Әтәч белән Тавык куркып калганнар, тиз генә тәрәзәдән чыгып качканнар. Урман, аланнар, кырлар аша йөгергәннәр. Кайдан көч килгән аларга: шулай өйгә хәтле йөгергәннәр. Төлке белән Аю качкыннар артыннан бик озак йөгергәннәр. Тик тота алмаганнар.
Аю.Әй, Төлке , без тота алмадык, хур булдык!- дип зарланган .
Сәяхәтчеләрне Әби, чебиләр каршы ала.Әкият персонажлары бергә күмәк бию бииләр.
Әби.(уртага чыгып). “Яхшылыктан яхшылык эзләмиләр, шуны белегез!”- дип әкият тәмамлана.

Приложенные файлы


Добавить комментарий