Сценарий проведения Дня Победы (на татарском языке)


Җиңү көненә сценарий.
№ 1. Баянистлар ансамбле.
1алып баручы:
- Хәерле көн, сугыш һәм тыл ветераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең 72 еллык бәйрәме белән котлыйбыз!
Илебез күгенең 72 ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да!
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакынаАвылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен аларМәңгегә чит илдә калдылар!
_______________________________________________________________________
Кичәне ачу өчен сүз _______________________________________________ бирелә.
 
2 алып баручы: Хөрмәтле кунаклар! Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 71 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 71 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.
Күп илләрне кара күмер ясап,
Үлек белән түшәп юлларны,
Канга туймас Гитлер безгә табанСуза хәзер шакшы кулларын.
Җиребезне безнең кол итмәкче,
Кол итәргә азат халыкныХыяллана фашист, этләреннән
Талатырга бездән байлыкны.
Көлеп аккан көмеш чишмәбездә
Канга баткан кулын юмакчы.
Кырым кояшында кызынмакчы,
Балабызны килеп бумакчы.
Юк бу илдә урын юлбасарга,
Үз башына төшәр хәсрәте.
Туплар булып ява явызларгаХалкыбызның ачы нәфрәте.
Тыныч иде әле таңнарыбыз,
Аяз иде әле иртәләр.
Дошман басып керде илебезгә,
Ир-егетләр яуга китәләр.
(Фонограмма: Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә.)
Стихи дети
Священная война
алып баручы: 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.
2 алып баручы. Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады.
Аяусыз сугыш башланды.
Бөек Ватан сугышына безнең авылдан _________ кеше китте.
_________________________________________________________________________
А. б. Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…
Сугыш… Меңәрләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Сугыш корбаннарсыз булмый. Изге көрәштә җиңү яулаганңа, ут эчендә юл ярып алга барганда бик күп солдатларның гомере өзелде. Чит илләрдәге бтлгесез каберләр җанны тетрәтә.
№ 4 Бию. 9 класс кызлары «синий платочек»
 
а.б.:
Бер кайтырбыз диеп киткән юлданКитсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
 
1. а.б.: Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
Стихи дети??????????????
Солдатлар
1 а.б.:
Ул елларны ничек онытасың, —
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә.
 
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Шаулап калды иген, өлгереп.
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше, карты, барысы өзелеп.
 
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды, ятимнәр.
 
2 а. б. Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде — игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялан- гач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә кирәк иде. Ләкин сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.
№6 « Катюша»
1 а. б.: Күп хатын-кызлар , корыч айгырны иярләп, тракторларга утырдыгы. Ул тракторлар еш ватыла, әле бер урыны туктап кала, әле башкасы коелып төшә. Ә сабан артында — әле яңа гына сабыйлыктан чыгып килә торган япь-яшь кызлар. Аларнын сөеклеләре, әтиләре, абыйлары танкларга каршы атакага күтәрелсә, машиналар белән азык-төлек, корал ташыса, хатыннар тимер айгырлары белән җир сөрде, чәчте, сукалады. Һәм тылда икмәк җитештереп, сугышка озатышты.

2. а.б.: Солдат хатыннары! Аларнын тормышлары михнэтле, тамаклары ачлы-туклы, кунеллэре тулы сагыну идее. Эшенэ, ачлыгына тузэр идеен, хатыннарны тол, бала-чаганы ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кэгазьлэр агылды.
№ 7 «Синий платочек»
1. а.б.: Бөек ватан сугьгшы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлыклар күрсәттеләр. Партизан отрядларында көрәштеләр,госпитальдә яралы сугышчыларга булыштылар,китаплар,хат лар укыдылар , колхоз кырларында эшләделәр.
 
2 А.Б.Бу сугыш совет халкы өчен азатлык сугышы иде. Беренче көннән үк ул  Бөек ватан сугышы дип аталды.
1 А.Б.Гитлерчылар сугыш башында шәһәр,авылларны,завод-фабрикаларны җимереп, кешеләрне вәхшиләрчә тапап , җәзалап , илебезнең шактый өлешен басып алуга ирештеләр, чөнки Гитлер Германиясе безгә каршы күп гәскәр һәм корал туплаган иде.
2 А.Б.Фашист окуттантлары илебезнең 1710 шәһәрен,70 меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр . Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.
№8 «Огонек»
2 А.Б. 4 куркыныч ел, 1418 котычкыч көн һәм төн дәвам итте. Ләкин халкым Бөек җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште . Озак көттергән ул Җиңү көне килде . Аны 1945 нче елның чәчәкле язы алып килде . Барлык тынычлык сөюче халыкның дошманы тар-мар ителде.
 
1 а.б.:

Сугыш үткән,төтен беткән
Яралар төзәлгәннәр
Батырларның каберләре
Гөлләргә бизәлгәннәр.
2 а.б.:
Барам урам уртасыннанКүзләрем капкаларда
һәр өйнең сугышка киткән
Кемедер кайтмаган да.
Кемнең улы .кемнең иреКемнең яры. җанашы
Исемнәре капкаларда,
Йөрәкләрдә ярасы.
 
№ 9 _____________________________________________________________________
№ 10 ____________________________________________________________________
1 а.б.: Сугыштан барлыгы ______ кеше әйләнеп кайтты. Ләкин елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Җиңүне бәйрәм иткәндә арабыздан киткән ветераннарны онытмыйк. Әйе бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына. «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!» — дип озаткан иде авыл халкы үзенең кадерле улларын. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының әйләнеп кайтырына ышанганнар иде әле.
2 а.б.: Үгет-нәсыйхәтләрнең,әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшьләренең шаһиты булды олы юл.
Авыр, бик авыр еллар иде. Ләкин түзделәр, иреннәреннән кан саркыганчы түзделәр. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару. Менә шушы олы максатка ирешүдә Мэнэвезтамак авылы халкы да йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын бирде. Авыл язмышы ил язмышына кушылды.
1 а.б. : Әйе, ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.
№ 11 _________________________________________________________________
№12 _________________________________________________________________ 
2 а.б.: Авылдашларның сугыш кырындагы хәбәрләрен хатлар аша белеп тордык.
Ай, ул кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә иде авыл халкы. Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Шушы ике нәрсә йөрәкләрне телгәли иде. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме авылдашлардан кан-яшь түктерде. 1 а.б.(Хатлар укыла.)
№ 13 ____________________________________________________________________
  
1 а.б.: Совет халкы, 4 елдан артык кан коеп, үз иминлеген генә саклап калмады, фашизм изүе астында газапланучы тугандаш халыкларга да азатлык алып бирде.
Яшәү өчен, авылдашларыбызның бәхетле киләчәге өчен күпме авылдашларыбызның гомере киселде. Ниһаять, зур корбаннар биреп алынган Җиңү көне килде. 1945 ел. 9 май.

№ 14 «День победы»
1 А.Б.Тормышның үз законы бар.еш кына яхшылыклар тиз онытыла,ә авырлык,кайгы, хәсрәт хәтердә мәнге кала.Шуның өчендер халкым чиксез булып тоелган 1418 куркыныч көнне бүгенгедәй хәтерли.Җирдә мәңгелек тынычлык булсын өчен миллионнар һаләк була.Шуның өчен дә кайда да булса , сугыш турында ишетсәк , йөрәгебез сыкрый,җаныбыз әрни.
Һәйкәл булып баса җиңүчеләр
Һәйкәл булып баса батырларӘ батырлар,ике тапкыр үлми
Җирдә алар мәңге балкырлар.
 
2 А.Б. Җиңү көнендә бу һәйкәлләргә җан иңәр дә,алар барысы бергә: “Кешеләр,безне онытмагыз” диярләр кебек.Корбан булган ил уллары,безнең хәтерде мәңге сакланыр.
Тал һәйкәлләр балкый тыныч кына,
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка,
Һәйкәлләргә килик,гөлләр куйыйк,
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.
 
 
1. А.Б.Ә хәзер Җиңү көнен якынайтып сугыш кырларында ятып калган иң якын кешеләребезне 1 минут тынлык белән искә атыйк (1 минут тынлык игълан ителә).

Приложенные файлы


Добавить комментарий