«Сценарий праздника «Уныш бэйрэме»


Уныш бэйрэме
Көз көне мәктәптә уныш бәйрәме уздыру матур гадәткә әйләнде. Бу көнне табигать материалларыннан эшләнгән “Табигать hәм фантазия” дип исемләнгән күргәзмә оештырыла. Мәктәп залы чәчәкләр, көзге яфраклар, кәрзингә салынган җиләк-җимеш, яшелчәләр белән бизәлә.
Укучылар бәйрәмгә концерт номерлары әзерлиләр, бәйрәмдә тематик уеннар, викториналар уздырыла, кроссвордлар чишелә.
П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары” дигән музыкасы яңгырый .Алып баручы кыз.
Күңелле чор - көзге уңыш чоры,
Икмәк белән тулы амбарлар.
Тыныч йоклый, көнне төнгә ялгап
Икмәк суккан көчле агайлар.
Уңыш – 2004 (бодай башакларыннан ясалган калфак кигән).
Тырыш хезмәт куеп, укучылар
Яшелчәне мулдан үстерде.
Витаминлы сулар ясау өчен
Җиләк-җимеш җыеп киптерде.
Алып баручы егет.
Быел мәктәп бакчасыннан
Бик югары уңыш алдык без.
Ашханәдә кышын ашар өчен
Яшелчәләр кертеп салдык без.
Бәрәңгене, кишер, кәбестәне
Күптән инде җыйнап өлгердек.
Уңдырышлы мәктәп бакчасына
Әйдә, бүген рәхмәт белдерик!
Укучылар бергәләп: Рәхмәт!
Кирлемән (чыраен сытып).
Кызыкмени, җәйге каникулда
Рәхәтләнеп ял да итмәгәч,
Көне-төне эшләү мөмкинмени,
Сулар кереп көнең үтмәгәч?!
Алып баручы кыз.
Әй, Кирлемән, юкны сөйләмә син,
Хезмәт белән кеше мактаулы.
Эш сөйгәнне ил дә сөяр, диләр,
Кем яратмас үзен мактауны?!
(Сүз мәктәп бакчасы җитәкчесенә бирелә. Ул мәктәп бакчасында яхшы эшләгән укучыларның исемнәрен атый, тырышлыклары өчен рәхмәт әйтә.)
Уңыш – 2004.
Игенчеләр көнне төнгә ялгап
Ял белмичә икмәк суктылар.
Комбайнда – иген басуында
Укучылар ярдәм иттеләр.
( Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән укучыларны атый, рәхмәт белдерә).
“Юннатлар маршы” яңгырый, “яшелчәләр” керәләр.
Бәрәңге.
Әгәр мине җиргә күмеп куеп,
Укучылар карамасалар,
Бу кадәрле уңыш булмас иде,
Күммәсәләр, утамасалар!
Алып баручы егет.
Әй, бәрәңге, дөрес әйтәсең син,
Көч түкмичә берни уңалмый.
Бәрәңгесез яшәү мөмкин түгел,
Бәрәңгесез аш та булалмый.
Укучылар Гамил Афзалның сүзләренә язылган “Бигрәк тәмле бәрәңге” җырын башкаралар.
Кыяр (кукраеп, алга чыга).
Карагыз сез минем кыяфәткә,
Үзем эре, шома, сөйкемле.
Су сипкәнгә шулай үстем үзем,
Нәфис, зифа кызлар шикелле!
Помидор.
Җылы якта тусамда мин,
Сездә дә уңыш бирәм.
Кып-кызыл булып пешәмен,
Тәмләткечләргә керәм.
Кишер.
Кара җирдә үссәм дә мин
Кызыл, төп-төз гәүдәле.
Витамин чыганагы, мин,
Әйдә, авыз ит әле!
(балаларга кишер тарата)
Чөгендер.
Җир астында тыйнак кына
Кызарып үсеп ятам.
Чөгендерле аш та тәмле,
Венегретка да батам.
Алып баручы кыз.
Мичтән чыккан кайнар бодай икмәк,
Ярмаланып пешкән бәрәңге.
Чөгендер салынган татлы катык
Сихерләми икән кемнәрне?!
Кәбестә.
Кат-кат чикмән кисәм дә мин
Үзем катлаулы түгел.
Кәбестәне кем яратмый,
Кем кәбестәне белми?
Суган.
Бакчада мин – иң зәһәре,
Елый-елый әрчиләр.
Ашка турап салалар да,
Тәмле, диеп ашыйлар.
Алып баручы кыз.
Сәламәтлекнең серләре –
Яшелчә белән дуслык.
Яшелчә, һәркем белгәнчә
Витаминга бай ризык.
Музыка яңгырый, җиләк-җимешләр (үпкәләгән кыяфәттә, бергәләп).
Яшелчәләр – бик файдалы,
Бәхәсләшү – урынсыз.
Без җиләк һәм җимешләрне
Сез әллә оныттыгыз?
Алып баручы егет.
Сез – баллы җиләк-җимешләр,
Әйдәгез түргә, дуслар!
Сезсез өстәлнең яме юк,-
Варенье, татлы сулар!
Алма.
Кем генә яратмый мине,
Ашый имчәк бала да.
Зурларын - әйтеп тә тормыйм,
Алма дисәң дә алалар.
Карлыган (масаеп)
Беләсезме, иң күп өлеш
“С” витамины кемдә?
Лимонда, билгеле,бик күп,
Ә аннан кала – миндә!
Чия.
Кул җитмәслек биек булып
Кояшка карап үсәм.
Агачта өлгереп җиткәч,
Көзен банкага күчәм.
Алып баручы кыз.
Бакчага ямь биру өчен
Тагын ниләр утырттык?
Балалар, әйтегез әле,
Нәрсәләрне оныттык?
Балалар бергәләп:
Чәчәкләрне!
“Әй гөлләрем, гөлкәйләрем” көенә чәчәкләр булып киенгән кызлар йөгереп чыгалар, шушы көйгә заманча бию башкаралар.
Кирлемән.
Шаккатып карап торамын,
Ай-һай уңган һәммәсе!
Әллә инде үземә дә
Берәр шөгыль табасы!
Бик дөрес әйтәсең, дускай,
Хезмәттә-хөрмәт, диләр.
Бакчада җиләк-җимешләр
Тырышкач кына уңар!
Алып баручы егет.
Бакчага ямь биргән кебек
Кичәбез дә ямьләнде.
Әйтерсең, мәктәп бүлмәсе
Чын бакчага әйләнде!
Бакча җитәкчесе.
Мәктәп бакчасында, дуслар,
Тырыш хезмәт куйдыгыз.
Уңышлар да куандырды,
Сау – сәламәт булыгыз!
Викторина сорауларына җаваплар бирү, кроссвордлар чишү, тематик уеннар уйнау белән кичә дәвам итә.
Соңгы кыңгырау бәйрәме
Кичә мәктәп ишегалдындагы мәйданчыкта уза. Анда «Хуш, мәктәбем!», «Сау бул, Балачак иле!» дип язылган плакатлар эленә.
Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.
Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы. 11 класс укучыларын бирегә чакырабыз. Каршы алыгыз.
Алып баручы. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган «Балачак иле» патшасына – хөрмәтле директорыбызга бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул сезне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез! (Мәктәп директоры чыгышын тәмамлагач, аңа таҗ кидерәләр.)
Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укучылар! Чыгарылыш сыйныфы тугызынчыларның сезгә әйтер сүзе бар.
(9 класс чыгышы)
1 нче укучы.
Эх, балачак!
Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым.
Еллар үткәч килә:
– Исәнме! – дип
Балачакка кулым сузасым.
Эх, балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә.
Бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә.
Балачакта зурлар дөньясына
Сайлар өчен юллар җитәрлек.
Тик еракта калган сабый чакка
Тапмыйм юллар килеп китәрлек.
Тапмам микән, әгәр ул юлларны
Әкиятләрдән эзләп карасам.
Алар бармас микән үткәнемә,
Йомгакларым сүтеп карасам?
(«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» җыры башкарыла.)
2 нче укучы. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең өчен янып яшәде, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыбыз!
(Сүз беренче укытучыга бирелә.)
3 нче укучы. Белем сукмакларыннан атлап бара торгач, кире кайтмас 11 көз, кыш, яз һәм җәй айлары үтеп, күңелебездә онытылмас хатирә булып уелып калды.
4 нче укучы. Дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлый. Ишектән, салмак кына атлап, чәчләренә чал куна башлаган укытучыбыз керә.
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр. Кайчандыр чем-кара чәчләргә генә бераз бәс кунган да, гүя, эрергә өлгермәгән.
5 нче укучы.
Җылы караш, назлы сүзләреңнән
Тойдым синең йөрәк җылыңны.
Укытучым, иң кадерле кешем,
Бүләк итеп ал син җырымны.
(«Кыңгыраулы мәктәп еллары» (Ш.Галиев сүзләре, Р.Хәсәнов көе) башкарыла.)
6 нчы укучы. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез!
Мәктәп елларында Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, үз балагыздай якын күреп, ярдәм кулын суздыгыз. Безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез булдыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә.
(«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җыры башкарыла. Аннары сүз сыйныф җитәкчесенә бирелә.)
7 нче укучы.
Әнкәй кулларына сыенып үстем,
Күңеленең тоеп аклыгын.
Васыять итеп алдым юлларыма
Сабырлыгын аның, сафлыгын...
(Әниләргә багышлап җыр башкарыла.)
8 нче укучы. Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без.
Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген Сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.
(Сүз XI сыйныф укучыларының әти-әниләренә бирелә.)
9нчы укучы. Без шулай ук бүген 11 ел буена безгә тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы Рәйсә һәм Семия апаларыбыз
Чисталыкны тәэмин һәм таләп итүче Роза апа, Тәнзилә апа
Безне һәрвакыт кирәкле китаплар белән тәэмин итүче Руфия апа
Кыш буе суыкта туңып утырмасыннар, мәктәп җылы булсын дип үзләренең тәмле йокыларын бүлеп безгә хезмәт иткән кочегар абыйларыбыз
Үзебезнең чын күңелдән чыккан иң җылы, зур рәхмәтләребезне сезгә әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Алып баручы. Бүген мәктәптә – соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Алган белемнәрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын.
(Соңгы кыңгырау яңгырый. «Саубуллашу вальсы» җыры башкарыла. Мәйданда чыгарылыш сыйныф укучылары вальс әйләнә. Шушы музыка барганда алып баручы «Хәерле юл!» шигырен укый.)
Хәерле юл!
Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,
Ни көткәнен белми һичкемдә –
Сезнең юллар вакыт кулында гел,
Сезнең юллар язмыш иркендә. Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез.
Ашкынганнан гомер юлларыннан
Язмышны да узып китегез!
Хәерле юл сезгә, хәерле юл!
Сәламәтлегем – байлыгым
(авторның үз шигырьләреннән төзелгән сәхнә әсәре)
(5-8 класслар өчен)
Мәктәп залы сәламәтлек темасына багышлап эшләнгән плакатлар, язмалар белән бизәлә. Мәсәлән: «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», “Спорт – сәламәтлек”, “Сәламәтлек – зур байлык”, йөрәкне аркылы көйдереп чыккан тәмәке ясалган плакат һ.б.
Рольләрдә: алып баручы, әни, юындыр, укучы малайлар һәм кызлар.
1 нче пәрдә
Сәхнә ачыла. Әни аш булмәсендә ашарга әзерли, укучы малай киерелә-киерелә йокыдан торып чыга да өстәл артына утыра .
Малай (кабаланып):
Әни, әни, әйдә, тизрәк,
Ашыңны китер бире!
Мәктәпкә соңга каламын,
Сәгать тула да инде!
Әни (җамыяк белән ризык китерергә жыена).
Юындыр (әнине туктатып):
Тукта әле, улың торгач
Урынын да җыймаган,
Тешләрен дә чистартмаган,
Кул-битләрен юмаган!
(Малай юыну бүлмәсенә керә, аннан-моннан юынмакчы була).
Юындыр (малайга):
Кулларыңны бик яхшылап
Сабынлап юу кирәк,
Колак, борын куышларын
Юмаган малай сирәк.
(Малай сабын белән кулын, колагын, борын тишекләрен юа).
Фторлы торле пасталар
Тешләрне бик ныгыта,
Микроблары үлеп бетә,
Тешне дә ап-ак итә.
(Малай тешләрен чистарта, ап-ак тешләрен күрсәтә. Малай яңадан өстәл артына утырып, ашыгып ашый башлый)
Алып баручы (тамашачыга карап):
Кеше нәрсә өчен яши?
Ашау өчен яшиме?
Әллә, ашау өчен түгел,
Яшәү өчен ашыймы?
Гиппократ нәрсә дигән бит:
«Кеше сәламәт туа.
Кешегә бар авырулар
Ризыклар белән тула».
Юындыр (малай янына килеп):
Ашыкмыйча, бик яхшылап
Ризыкны чәйнәү кирәк.
Бу кадәрле кабаланып
Ашаучы малай сирәк!
Алып баручы (тамашачыга карап):
Нык булсын дисәң, тешләрең
Кальцийлы ризык кирәк.
Эремчек, кефир, катыкта
Кальцийлы тозлар күбрәк!
Ашагачтан, тешне чайкау
Гап-гади, күркәм гадәт.
Карбамидлы җилем чәйнәү
Тешләр өчен бик әйбәт.
Сәламәт булыйм дисәгез,
Тешегезне саклагыз,
Салкын туңдырма ашагач
Кайнар ризык капмагыз!
(малай чыгып китә).
Юындыр (тамашачыга карап):
Сәламәт булып яшәргә
Дөрес туклану кирәк,
Туклану серләрән әле
Белүчеләр бик сирәк.
Алып баручы:
Сәламәтлекнең серләре –
Яшелчә белән дуслык.
Җиләк-җимеш, яшелчәләр
Витаминга бай ризык.
(юындыр, алып баручы чыгып китәләр).
2нче пәрдә
(сәхнәгә өч кыз һәм бер тәмәке тартучы малай керәләр)
1 нче кыз (малайга күрсәтеп):
Карагыз әле, карагыз,
Тәмәке капкан Марат!
Шушы көйгә тартса әгәрЭшләре аның харап!
2 нче кыз:
Аның зарарлы икәнен
Бәлки, Марат белмидер?
Тәмәке тартып, зурларга
Бәлки, үзен тиңлидер?
(Маратка дәшә):
Марат, Марат, сиңа әйтәм,
Ташла шул тәмәкеңне!
Тын юлларың зарарлап
Көйдергәнче упкәңне!
Кан тамырларын кыса ул,
Йөрәгең начар әшләр,
Авызыңнан сасы килер
Саргаер тагын тешләр…
Марат (ачуланып):
Сез нәрсә соң, чәүкә кебек
Әле чәрелдәшәсез?
Сезнең миндә эшегез юк,
Нигә әрепләшәсез?
Тәмәкесез яши алмыйм,
Эч поша, зиһен кача,
Егетлегемне арттыра,
Тартмасам - йокы баса!
2 нче кыз.
Әкият сөйләп маташма,
Сүзләрең – чеп-чи ялган!
Шул төтенме әллә синең
Зиһенең чолгап алган?!
(Стенага эленгән рәсемгә күрсәтеп):
синиль кислотасы
стирол никотин
сөрем сөрем газы
аммиак тәмәке төтене радиоактив полоний
мышьяк концероген сумалалар
бензопирен никотин сероводород
3 нче кыз:
Тәмәкедә - сөрем газы,
Полоний,скандий һәм мышъяк,
Бензопирен һәм кислота,
Никотин һәм аммиак!
1 нче кыз:
Без бит сиңа гел яхшылык,
Тик яхшылык телибез.
Котылып шушы агудан,
Сәламәт булсын, дибез!
Марат (башын иеп):
Аңлавын үзем дә аңлыйм,
Ташлап булмый бит кинәт.
Тәмәкене ташлау өчен
Ихтыяр көче кирәк!
2 нче кыз:
Синең алда –ике сукмак,
Кайсысыннан барасың?
Тәмәкене сайлыйсыңмы,
Әллә, сәламәт каласың?
Бүген ташла тәмәкеңне,
Ихтыяр көчең җыеп,
Тормышыңда бу - зур сынау,
Яшисең алда синең!
Бергәләп:
Тәмәке колы булмагыз,
Яшәгез сау-сәламәт,
Тәне таза булган гына
Бәхетле- яши рәхәт!
3 нче пәрдә
(сәхнәгә йөгереп ике малай керәләр, икесе дә спорт киемендә,
йөгерә-йөгерә сөйләшәләр.)
1 нче малай (көч-хәл белән генә сулыш ала, арыган кыяфәттә):
Кемнәр уйлап тапкан икән
Физкультура дәресен?
Әйтерсең лә, яшәп булмый
Хәрәкәтле дәрессез?!
2 нче малай (физик күнегүләр ясый-ясый, сөйли):
Хәрәкәттә – бәрәкәт ич,
Бу дәрес бик тә кирәк!
Спортны үз иткәннәрдә
Авыручылар сирәк!
Сәламәт буласың килсә.
Спорт белән шөгыльлән,
Чаңгыда йөгер, футбол тип,
Коен салкын су белән!
Саф һавада жәяү йөрү
Тәннәргә сихәт бирә.
Үзен хөрмәт иткән кеше
Сәламәт яши белә.
(Дәртле музыка яңгырый. Җиңелчә спорт киемендәге малайлар, кызлар ритмик бию башкаралар).
4нче пәрдә
Аш бүлмәсе. Әни аш әзерли. Малай мәктәптән кайтып керә, сумкасын куеп, өстәл артына утыра.
Әни:
Көннәр буе укып-язып,
Бик тә талчыккандырсың.
Улым, әйдә, утыр әле,
Аша, ачыккандырсың.
Малай:
Хәзер, башта кулларымны
Сабын белән юамын,
Чисталык – сәламәтлек бит
Инде хәзер беләмен.
(юыну бүлмәсенә кереп китә).
Кичә «Сәламәт булыгыз!» дигән жыр белән тәмамлана (сүзләре – авторныкы)
Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип
Юкка гына әйтмиләр.
Тәнең сәламәт буласын
Белә хәтта әбиләр.
Кушымта: Җәяү йөре, йөгер, сикер,
Елмаеп, көлеп яшә!
Бәхет белән сәламәтлек
Яшиләр бит янәшә!
Физик хезмәтне үз итсәң
Шифа булыр тәнеңә.
Йөрәгең дә яхшы эшләр,
Сихәт бирер жаныңа.
Төз гәүдәле, матур булып
Үсәсең килсә әгәр,
Көннәр буе хәрәкәтлән,
Тынгы белмә син мәгәр!
Алып баручы.
Безнең киңәшләрне тотып
Исән-имин торыгыз,
Саулык-олы байлык, диләрСау-сәламәт булыгыз!
(Кичә тәмам)
Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар.
Тукай районы Мәләкәс гомуми урта
белем бирү мәктәбе
Умнова Лилия Ивановна
Исем
1 Исем нәрсәне белдерә?
Предметның исәбен
Предметның билгесен
Эш яки хәлнең билгесен
Предмет исемен hәм затын
2 Исем нинди сорауларга җавап бирә.
Кайда?, кайчан?, Ничек?
Кем ?, нәрсә? ни?
Нинди кайсы, кайдагы?
Нишли, нишләгән, нишләр.
3 Исем нәрсәләр белән төрләнә.
Зат-сан белән, өч заманда килә
Берни белән дә төрләнми
Бары тик килеш беләнТартым, килеш, сан белән4 Кызым, синең эшең бик күп.
Ия, тәмамлык
Эндәш сүз, ия
Ия, аергыч
Эндәш сүз, аергыч
5 Икесе дә -безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.( бу җөмләдә исемнинди җөмлә кисәге була)
Ия
хәбәртәмамлык
аергыч
6 Ясалышы ягыннан болар нинди исемнәр. Басма, башкала
ясалма, саф кушма
сафкушма
ясалма
тамыр hәм ясалма
7 Кайсы сүз төркемендә ясалышы ягыннан барлык сүз төрләре дә очрый
Фигыльдә
сыйфатта
рәвештә
исемдә.
сыйфат
1Сыйфат нәрсәне белдерә?
Предметның исәбен
Предметның билгесен
Эш яки хәлнең билгесен
Предмет исемен hәм затын
2 Исем нинди сорауларга җавап бирә.
Кайда?, кайчан?, Ничек?
Кем ?, нәрсә? ни?
Нинди, кайсы, кайдагы?
Нишли, нишләгән, нишләр.
3 Сыйфатларны тап
Иркенчәк, үткен
Язучы, киләчәкҮткәр ,язган
Укучы, тырышкан
4 Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар
1 Аксыл сары 2 кара коңгырт
Саф кушма
ясалма
тезмә
парлы
5 Түбәндәге мисалда калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатлар нинди җөмлә кисәге була.
- И, Куян, куркан Куян. йомшак Куян,
Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан.
аергычлар
аергыч, хәбәрия, аергыч
тәмамлык аергыч
6 Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар . Җилбәзәк, җилкуар
ясалма, сафкушма
сафкушма
ясалма
тамыр hәм ясалма
7 Монда нинди сыйфатлар
Ялгыз-- күмәк, батыр- куркак
синоним сыйфатлар.
омоним сыйфатлар.
антоним сыйфатлар.
8 Синоним парын табыгыз Пөхтә
ыспай, чиста
чиста, саф
көяз, купшы
чиста, шапшак
9 Сыйфатларның үзләренә генә хас нинди грамматик категориясе бар.
килеш белән төрләнми
тартым белән төрләнми
сыйфатланмышы урынында исем кебек төрләнү.
сыйфат дәрәҗәсе
10 Артыклык дәрәҗәсен ясаучы нинди кисәкләр сызыкча аша ясала.
Сыйфатның беренче иҗеге белән бернинди уртаклыгы булмаган
Сыйфатның беренче иҗеге белән бернинди уртаклыгы булган
Чалт, чатнама, тома, шыр, иң
Ямь, кып, ап, шыр, тома.
САН
1Сан нәрсәне белдерә?
Предметның исәбен
Предметның билгесен
Эш яки хәлнең билгесен
Предмет исемен hәм затын
2 Бу мисалда саннар җөмләнең нинди кисәге булып килә.
Икесенә бер зур гына капчык тегеп,
Китте болар кырга таба сәфәр чыгып
Ия, аергыч
ике аергыч
тәмамлык белән хәлтәмамлык, аергыч
3 Ясалышы ягыннан болар нинди саннар. Җиде- сигез, илле- алтмыш, бер- ике.
тамыр
саф кушма
парлы
тезмә
4 Сан төркемчәсе буларак, болар нинди саннар.
унике, егерме сигез, ярты, биш йөз
төптәртип
җыю
күләм- чама
5 Бу саннар нинди орфографик принципка нигезләнеп языла
Унөч, унбиш, уналты
фонетик
тарихи- традицион
график
морфологик
6 Бу җөмләнең иясен табыгыз
Ак күлмәкле ике укучы килеп керде.
ике укучы
укучы
ак күлмәкле укучы
күлмәкле ике укучы
Рәвеш
1 Рәвеш нинди сүз төркеме
Предметның билгесен белдерүче
Предметның эшен яки хәрәкәтен белдерә
Предметның исәбен яки санын белдерә
Эш яки хәлнең , яисә билгенең билгесен белдергән сүз
2 Рәвеш нәрсә белән төрләнә
зат беләнберни белән дә төрләнми
сан беләнтартым белән3 Рәвеш күбрәк җөмләнең кайсы кисәге була
хәлаергыч
тәмамлык
хәбәр4 Хәлдән тыш, рәвеш тагын нинди җөмлә кисәге була
ия, тәмамлык
ия, хәбәрхәбәр, аергыч
тәмамлык хәбәр5 Кайсы сүз төркеме хәл ролендә еш килә яки рәвеш үзе кайсы сү төркеме урынында була ала.
исем
фигыль
сыйфат
алмашлык
6 Рәвешнең сорауларын күрсәтегез
кайда, кайчан, ничек, никадәр, күпме
нишли, нишләгән, нишләп, нишләү
күпме, ничә, ничәләп, ничәнче
нинди кайсы
7 Ясалышы ягыннан болар нинди рәвешләр юри, шунлыктан
вакыт
охшату- чагыштыру
саф
сәбәп- максат
8 Рәвешләрне аерып күрсәтегез
укый-укый, бериш, шундый
килә- китә, шактый, җәен, берьюлы
җәй, берьюлы, килә-китә, шундый
шундый, шактый, укый- укый, бериш
Фигыль
1 Затланышлы фигыльләрне билгеләгез
Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль,
Исем фигыль, инфинитив, шарт фигыль,
Хикәя фигыль, исем фигыль, хәл фигыль,
боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль,
2 Болар нинди фигыльләр Тырышса, кайгырса да
Хикәя фигыль,
Шарт фигыль,
Боерык фигыль,
Билгесез үткән заман хикәя фигыльләр.
3 Фигыльләрне табыгыз . Ул нинди фигыль? Җөмләнең кайсы кисәге була.
hич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына
Шарт фигыль, хәл
Хәзерге заман хикәя фигыль, хәбәрбоерык фигыль, хәбәрүткән заман хикәя фигыль, хәбәр.
4 Монда кайсы сүзләр борык фигыльләр.
җырлый, тырышса,укы, төзе, язар,уйнаса, яшәсен, шаярыр, шаярсы, уйнаган, омтылса да.
укы , төзе, яшәсен, шаярсын
җырлый, язар, шаярыр, уйнаган
тырышса, уйнаса, омтылса, да
уйнаган, уйнаса, җырлый, укы.
5 Монда нинди фигыльләр.
тырышты, эшләгән, күрдек, барганбыз
Үткән заман хикәя фигыль
Киләчәк заман хикәя фигыль
Хәзерге заман хикәя фигыль
Шарт фигыльләр6 Бу нинди фигыль Хөрмәт итәчәк.
Билгесез к.з. хик ф., 3 зат берлектә барлыкта
Билгеле үт .з. хик ф., 3 зат берлектә барлыкта
Билгеле к.з. хик ф., 3 зат берлектә барлыкта
Билгесез үт .з. хик ф., 3 зат берлектә барлыкта
7 Өзектән фигыльләрне тап
Аh итәр әле сабантуй,
Котлар аны киләчәкКиләчәк, аh итәр
аh итәр, киләчәк
аh итәр, котлар, киләчәк
киләчәк, котлар
8 Затланышлы фигыльләрнең кайсысы өч заманда да була
шарт фигыль, боерык фигыль
борык фигыль, хикәя фигыль
боерык фигыль
хикәя фигыль
9 Күп нокталар урынына нинди фигыль куяр идегез.
Су буена …… әллә нишлим-
кайтам кебек мин үткәнемә.
Чишмәләрең суын ……,
Куәт иңә бөтен тәнемә
эчсәм, күрсәм,
кайтсам, эчсәм
кайтсам , юнәлсәм
эчсәм, татысам
Фигыльләрне кабатлау
1 Фигыль нигездә нинди җөмләкисәге була
ХәбәрТеләсә кайсы кисәкХәл hәм аергыч
Ия белән хәбәр2 Барлык фигыльләрдә дә була торган билгеләрне әйтегез
Өч заманда төрләнү
Зат белән төрләнү
Сан белән төрләнү
Барлык hәм юклык
3 Кайсы фигыльләр өч заманда да килә?
Хикәя hәм сыйфат фигыльләрБарлык фигыльләр дә
Шарт, исем, сыйфат фигыльләрИнфинитив, боерык hәм хикәя фигыльләр4 Кайсы фигыльләр сан белән төрләнми
Исем фигыльләрХәл фигыль белән инфинитив
Хәл hәм шарт фигыльләрБоерык фигыль белән инфинитив
5 Бу җөмләдә нинди фигыльләр бар?
Без яшәгән авыл борыла- борыла аккан Агыйдел буена урнашкан.
Өч сыйфат hәм бер хәл фигыль
Өч хикәя hәм бер хәл фигыль
Ике хикәя, берәр сыйфат hәм хәл фигыль
Ике сыйфат, берәр хикәя hәм хәл фигыль
6 Төзелеше ( ясалышы) ягыннан болар нинди фигыльләрсаубуллашу, бүләк итте, җилли
Тамыр, парлы, кыскартылма
Кушма, тезмә, ясалма
Ясалма, кыскартылма, тезмә
Кушма, парлы, тамыр
7 Болар нинди фигыльләрӨлгерә-җитешә,йөгергән- чапкан
Омонимнар
Антонимнар
Синонимнар
Пралы фигыльләр8 Кайчан сыйфат фигыль җөмләнең теләсә кайсы кисәге була
Сыйфатланмышы белән килгәндә
Сыйфатланмышы урынында килгәндә
Үткән заманда булганда
Киләчәк заманда булганда
9 Болар нинди фигыльләрТөйи—бушата, мактый- хурлый
Омонимнар
Антонимнар
Синонимнар
Пралы фигыльләр10 Бу фигыльләр кайсы төркемчәгә карый?
Хәл фигыль
Шарт фигыль
Хикәя фигыль
Инфинитив
11Фигыльнең башлангыч формасы дип нәрсәгә әйтәләр
Боерык фигыль
2 зат хәзерге заман хикәя фигыльнең берлеге
Фигыльнең тамыр, ясалма, яки тезмә нигезе
Тамыр яки ясалма боерык фигыльнең 2 зат берлеге
12 Фигыль төркемчәләре ничек ясала
Исемгә төр ясагыч кушымчалар кушылып
фигыльнең башлангыч формасына төр ясаучы кушымчалар ялганып
сыйфатка төр ясагыч кушымчалар кушылып
Фигыльгә төр ясагыч кушымчалар кушылып
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада һәйкәл. Бәйрәмгә ветераннар чакырылган.
А.б: Хәерле көн кадерле балалар, апалар, хәерле көн ветераннарыбыз!
Сезнең барыгызны да бөек тантана зур шатлык Бөек Җиңүнең 65 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Җиңү көне сезнең күңелләрдә уелып калсын өчен, кадерле балалар, сугыш эчендә булган, немец фашистларын җиңүдә көчләрен аямаган ветераннарны очрашуга чакырдык.
Кичәне ачу өчен сүз бакчабызның мөдире Альфира Максутовнага бирелә.
А.Б: Хөрмәтле кунаклар! Бу җиңү зур корбаннар аша килде, һәм менә бүген бөек җиңүгә 65 ел җитте инде.Сугыш вакытында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 65 ел буена да, 100 ел буена да онытылмаячак.
1б:
1941 ел, 22 июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикләрне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.
2б:
Июнь таңы тыныч, нурлы иде,
Күкне кара сөрем каплады.
Фашизмга каршы ил кузгалды,
Барча халык утка атлады.
А.Б: Бу аяусыз сугышка Актаныштан ___ кеше китте. Бер кайтмасам бер кайтырмын, дип киткән бик күп авылдашларыбыз еракта мәңгелек йокыга талдылар.
Хөрмәтле кунаклар, балалар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.
1 минутлык тынлык.
3б: Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Алар хөрмәтенә салынган хәйкәл моңын ачык мисалы.
4 б.
Авылыбызның иң-иң уртасында,
Иң матур һәм калку урында.
Һәйкәл булып солдат тора,
Винтовкасын кысып кулында.
Бер малай, бер кыз чәчәк тотып уртадагы һәйкәл янына килә.
Кыз:
Без киләбез сиңа буранлы кышларда,
Киләбез сиңа тынычлыкны саклап.
Син- безнең абый,
Син – безнең әти,
Син – безнең бабай, Билгесез Солдат!
Малай:
Без киләбез сиңа кояшлы җәйләрдә,
Бөек нәселнең дәвамын раслап.
Син - безнең абый,
Син - безнең әти,
Син - безнең бабай, Билгесез Солдат!
(Һәйкәлгә чәчәк салалар).
Таякка таянган, кулына чәчәк тоткан ана боек кына һәйкәл янына килә:
Исәнме, улым, менә мин яңадан синең янында, салкын түгелме, балакаем?
Улы: (магнитофоннан акрын гына егет тавышы ишетелә)
Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен белмим мин. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.
Ана: Нигә үзеңне сакламадын улым? Хәтерлисенме, җиңәребез дә, кайтырбыз дигән идең, улым?
Улы: Әйткән сүзләрем хәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Мин генә тугел, меңнәр, милионнар бу көрәштә башларын салды. Картлык көнендә ничек яшисең, әнкәй?
Ана: Бар да җитеш, улым. Менә әби инде мин. Бәлки бик тиз генә танымагансыңдыр?
Улы: Таныдым, әнкәем, әллә кайлардан таныдым, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, инде үзем дә кузлы тимердән. Мәңгелек мин, әнкәем!
Ана чәчәк сала, яшен сөртә, акрын гына атлап чыгып китә.
А.Б: Узган авыр юлларны
Онытырга тырыш ана,
Яраларың да төзәлер,
Инде тынычлансаң.
Ансамбль чыгышы.
5 бала:
Бөек җиңү көне бүген.
65 яшь җиңүгә.
Миллионнарча кеше киткән,
Фашистларны җиңүгә
6 бала:
Кырык бишнең якты таңында
Кояш булып Җиңү балкыган.
Ул 65 ел җирне сөендереп
Нурын сибә донья халкына.
7бала:
Бәйрәм бүген -Бөек җиңү көне,
Бәйрәм итә барысы – яше, карты.
65 ел элек нәкъ бу көнне,
4 ел буе зарыгып көткән
Якты булып җиңү таңы атты.
А.Б:
Әйе, 45не бик күпләр көтте, күпләр көтеп ала алмады.
Кырык бишнең маен күпләр көтте,
Күпләр көтеп ала алмады.
Канга баткан фашист этләре
Бу көн җиңелергә уйлады.
8бала:
Җиңү килде илне сөендереп,
Балкып атты матур Җиңү таңы.
Исән булсын әле, Ветераннар!
Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!
Музыкаль композиция “Кызыл ромашка”
А.Б: Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел, диләр. Бүген бездә Бөек Ватан сугышында дошман белән күзгә-күз очрашкан, исән сау әйләнеп кайткан Габдулла абый Гарипов кунакта.
9 бала:
Мин сокланып карыйм аңа,
Батыр Габдулла бабай.
Әмма үзе бик аз сүзле,
Мактанмый бер дә алай .
А.Б: Мактанырлыгы да бар Габдулла абыйның. Ягез әле Ветераныбыз. Сүзне сезгә бирәбез.
Ветеран сөйли.
Батыр ветераннарыбыз хөрмәтенә җыр башкарыла.
А.Б: Егетләр, абыйлар, әтиләр белән беррәттән сугышка кызлар да күтәрелә. 20 яшьлек чагы гына була әле Тәслимә апаның.
10 б. Картаймагыз әле, Тәслимә апа,
Сезгә тиеш бик күп назлар.
Очрашулар һәр язда да насыйп булсын.,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
А.Б.:
Тәэслимә апа, бераз үзегез кичергәннәр турында сөйләп үтегез әле.
Ветераннарыбыз хөрмәтенә җыр башкарыла.
11б. Безгә имин тормыш бүләк иткән
Ветераннар исән булсыннар.
Ә шулай да солдат абыйлар,
Ил чигендә уяу торсыннар.
А.Б: Сугыш бетәсе язда дөньяга килгән Вильсон абый. Җиңүне 1 айлык булып каршылый. Сугыш хәтеренә сенгәнгәдер хәрби кеше булып китә ул.
12б. Ир теләге – ил теләге,
Мин үзем дә ир бала.
Вильсон абыйдай булырга,
Ант итәм, Ватан аңа!
13б. Без тынычлык иле балалары,
Безнең һәммәбезнең теләгебез бер.
Хәрбиләрдәй уяу булырга,
Без әзер, без әзер!
14б. Бабайларның илгә тугрылыгын
Күңел белән тойган буын без
Кирәк икән, алар кебек кыю
Алар кебек көчле булырбыз!
15б. Бабайларның алсу каны балкый
Җиңү кояшының нурында
Онытмадык, мәңге онытмабыз
Алар батырлыгы турында
16б. Алар саклап калган хор җирдә без
Чыркылдашып уйнап үсәбез
Дан юлларын барлап
Батырларны данлап,
Исемнәрен хәйкәл итәрбез
17б. Сугыш ялкыны безнең доньяны
Чолгап алмасын яңадан
Сакла, сакла тынычлыкны
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!!!
Җыр “Туган илебез”
Сценарийны әзерләде:
Адгамова Кадрия
Васимовна,
Актаныштагы «Алтынчэч»
балалар бакчасы

Приложенные файлы


Добавить комментарий