«Сценарий праздника «Каз ?м?се» на татарском языке»


«Каз өмәсе» бәйрәме!
( 5-7 сыйныф укучылары белән кичә үткәрү өчен сценарий)
Әзерләде:
Үрге Чебенле урта мәктәп укытучысы
Абдулманнанова Альбина Марсельевна
1 алып баручы:
Хәерле кич, кадерле кунаклар! Без киң күңел белән каршы алабыз сезне бүген менә шушы матур мәктәптә, чөнки татар халык элек-электән кунакчыл булган.
2 алып баручы:
Милли мәдәнияттә бик күп күңелле бәйрәмнәр, кызыклы йолалар. Татар халыгы, күбесенчә, кыен, авыр, күп вакыт алган эшләрне гадәтленделәр бергә,күмәкләп үтәргә.Менә хәзердә безнең авылыбызда шул гөреф-гадәте саклана. өмәгә күршеләрне, кардәшләрне, дусларны чакыралар. Бергә өй коралар, печән җыялар, каз йолкыйлар. Шул борынгы йола турында күрсәтергә иде сезгә.
1 алып баручы:
Бу йола соң көзен яки кош башында үтә.җәй буе хуҗалар каз бәбкәсен карый: ашата, каргалардан саклый, яланда көтә, чөнки элек-электән казлары күп хәм көрлекле булган гаилә муллыкта хәм иминлектә яшәгән булган. Каз – бәяле, намуслы кыш. Туйда иң кыйммәт бүләк дип саналган.Элек каз итен тозлаганнар,чөнки холодильниклар булмаган, шуңа да ул озын вакыт бозылмаган. ә каз мамыгыннан иң йомшак, назлы, кабарынкы мендәрләр килеп чыга.
2 алып баручы:
Менә инде үстеләр, симерделәр казлар.Кичтән хуҗа күршеләрен, дусларын чакыра өмәгә. Иртәдән башлана авыр тырыш эш.
Адиля:
җәй дә бетте,
Көз дә йөтте,
үсеп китте безнең казлар.
Нәзилә:
Без каз чистартабыз,
Ул безгә бик ошый,
Чөнки җырлар белән
Эш тиз бетә.
җыр “Каз канаты”
2 ведущий:
Каз өмәсенә хич хатын-кыз гына чакырылган, ирләргә керергә ярамаган. Шулайда, кызлар янына хатынга киенеп бер егет кергән булган.
Переодетый Ринат:
Исәнмесез, кызлар!Исәнмесез, туташлар! Менә сезгә ярдәм итәргә кердем!
Кызлар:
Исәнме, туган! Исәнме, Самира апай! Хәлләрең ничек?
Ринат(Самира):
Ай, шул бер көйгә инде. Алда - гөл, артта – чәчәк.Кая, каяле. Моны шулай тотолар мени? Болай чистарталар мени? И-И-И, шуны гына дә белмисез, өйрәтергә кирәк сезне. Менә эш куш сезгә.Кит, кит!
Кызлар бер-берсенә.
Адиля:
Карале- карале. Бу бит хич безнең Самира туташыбызга ошамаган.
Лилия:
әе, әе!Нәрсәдер булган моңа!
Нәзилә:
Соң бит бу хич хатын-кыз түгел!әй, син, карале миңа!Бу бит Ринат кергән. Кызлар, әйдә моны йонга батырабыз!
Ринат:
Юк, юк! Мин бит ул – Самира тунганкаегыз, танымыйсыз мени?
1 алып баручы:
Әйтеп утәргә кирәк: каз өмәсендә йола буенча, шул киенгән егетне каз йонына батыралар – ул бәхет китерә икән.Киләсе ел уңышлы булсын өчен - каз йонын хәркайда таратып ташларга кирәк.
Адилә:
Кызлар, инде инешкә төшеп, казлар юарга кирәк
2 алып баручы:
Бәйрәмнең иң кызыклы вакыты.Казларны көянтәгә эләктереп, яшь кызлар инешкә төшәләр.Башта казларны талкышта пешерәләр( обжигают на костре),ә шуннан кызлар елга суында юалар.Йола буенча, шунардан соң казлар чистаралар. ә кызлар инештә казларны юганчы, хуҗабикә өендә өстәл әзерли, кыймак пешерә, бәлешләр сала.
(Кызлар чыгып китә, әбиләр керә)
Ишектә  ике карчык күренә
Гөлчәчәк әби (хуҗабикә) коймак пешерә
Галя - знакум – аның күршесе
Галя – знакум: Исәнмесез, здравствуй, соседушка! Ай-ай, Гулчячяк-бану! Я говорю: твои гуси славные какие! Один другого краше; жирные, упитанные. И чем это только ты их откармливала? Не стыдно даже хану к столу поднести, не придётся краснеть. Сколько штук-то их было?
Гөлчәчәк әби  26 голова инде. Я бит списиалист гусялардан. Әе-әе! Хәзер молодёжь-та бит бик уңган, молодиц. Глаз не моргнул-ужеущипал. Вода белән дә ричкадаспаласнул. Глаз не успел моргнуть.
Галя – знакум: Я тоже недавно по вашему татарскому обычаю Өмә собирала. ЭЭХ! У Ахата дочка говорю… Какая умница, красавица! А трудолюбивая какая! Эх, такую бы в невестки! Сказать честно: не посмотрела бы на веру и то, что вы татары, а мы русские. Мы же с тобой – подруги, всю жизнь бок о бок живём. Если бы нашему Николаю жеребец в голову не пнул, Эммегелсем в невестки взяла бы. Эх-хе-хе! Как уж богу будет угодно!
Гөлчәчәк әби   Да, красивый пара. Счас молодойлар не слушайт нас. Хочет – женится.Ахатлар – безнең радня. Поможет буду тибя. Хочешмы?
Галя – знакум: Спасибо большое на добром слове. Хорошо было бы!
 
Диана:  Мин егетләрне чакырдым. Ата-бабадан калган йоланы эшләмичә ярамый, диләр. Кызларга да кызыгырак булыр иде, егетләр дә кермичә, каз өмәсе буламыни ул?Дорогая бабулечка, разреши нам юношей впустить? С ними ведь нам интереснее и веселее будет
Гөлчәчәк әби  Юк, кертмибез. Монда эшләре калмаган. Дилать ничива.
Диана:  Әбием, бәгырем, ризалаш инде.
Гөлчәчәк әби  Чё делать? Галя-знаком? Просит бит.
Галя – знакум: Ну пусть уж придут, вон как умоляет. Да и то сказать, что ты собираешься нарушить старинный обычай ваших дедов и отцов? Испокон веков на вечеринки женихи приходили. Вспомни, как мы с тобой гуляли....
Гөлчәчәк әби:  Да, помнишь, тебя Галимҗан украсть хател? Латно я ысказал твая мамыга… Быстры бегает – спасал тибя. (Девушке) Ярар, пусть приходят.
Галя – знакум: Пойдём, соседушка, к нам. Не будем мешать молодым. Блины свои возьми, спокойно чай попьём, поболтаем, вспомним молодость
Гөлчәчәк әби   (в сторону) Хм, гостига свой блины брать!? (обращаясь к соседке) А ты, Галя-дус, пенсия получил? Пряник, наверны, купил, канфит. Зачим блины?
Галя – знакум: Вкусные у тебя блины, возьми.
Гөлчәчәк әби    Ладны инде, вазьму. Твой пряник та фкусный, канфит та.
(Обращаясь к девушке)
Я тута рядом буду. Биш минутка гына барам. Плохой дела не делайте(Әстәге әфирулла), если до утра не приду.(Уходят)
1 алып баручы:
Каз өмәсенең кызыгы кич белән... Нинди кичә егетләрсез үтсен? Егетләрдә бу кичәгә әзерләнә.
Кызлар: 
Менә, кызлар, эш тә бетте. Киенеп-ясанып алыйк. Хәзер егетләр дә килеп җитәрләр.
Лилия: Ә син егетләрне чакырдыңмы соң?
Диана:Чакырдым, чакырдым.
(Егетләр ишеккә шакый)
Кызлар Егетләр килгәннәр! Кертәбезме?
Рустам:
Тәрәзәдән карагыз да
Карап, кемне таныйсыз?
Карап, тилмереп торганчы,
Ник чакырып алмыйсыз?
Лилия: Егет, сиңа ни кирәк?
Ринат:
Пешкән симез кыз кирәк.
Юк, симез каз кирәк,
Тагын матур кыз кирәк.
Кызлар Каз казанга төшәгән,
Егет үзе пешмәгән.
Уен “Челтәр элдем читәнгә”
Ручеёк (бию көе)
Вадим:
 (уңган кыз турында) Ай, сез, кызлар! Нинди уңганнар, нинди булганнар! Арагызда иң уңганы кайсыгыз соң?
Кызлар Без барыбыз да уңганнар, ә арабызда иң уңганы, иң булганы – Әпипә!
Җыр “Әпипә”
Кызлар: 
Канат сатабыз, канат,
Яхшысын сайлап, карап.
Егет булсаң-канат ал,
Бер алтын чыгарып сал.
           
Рустам:
Кыймәт икән – бер алтын
Канатлар сездә калсын.
Кызлар:
Егет саран булмасын –
Акча жәлләп тормасын.
Барысы бергә:
Борынгы бәйрәм безнең йола,
Таныштыра безне, якынайта
ҺӘМ рухи матурлыкны
Йөрәкләрдә калдыра .

Приложенные файлы


Добавить комментарий