Сценарий праздника 23 февраля и 8 марта 2017 г.


Сценарий 23 февраль hэм 8 март
ВИКТОРИНА.
Алыпбаручы:: -Саумысыз,кадерле укытучылар, укучылар!
Хэерле кон дибез барчагызгаКояшлы кон телибез голлэргэ,
СойкемлелектелибезяшькызларгаЭ батырлыксез-егетлэргэ!
Кадерле егетләребез!Сезне уткэн булса да, 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән , э гузэл затларыбызны 8 март Халыкара хатын – кызлар көне белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат күңелле, сәламәт булыгыз.Сезгә зур уңышлар ,бары тик шатлыклы елмаюлар, куанычлар гына насыйп булсын. Көч, акыл, кешелеклелек сыйфатлары сездә ярашып торсыннар.Сезгә иминлек, муллык, бәхет теләп калабыз.
Алып баручы: Без бүгенге кичәбезне кыю, батыр, тапкыр егетлэребезгэ һәм гүзәл ,молаем, уңган кызларыбызга багышлыйбыз. Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып викторинада катнашучы егет-кызларны бирегэ чакырыйк.(Музыка)
Иң элек бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик.
Сезнен алдыгызда 1.___________________________________________
2.__________________________
3.__________________________
Э Хәзер, дуслар, көч сынашыйк
Батырлар алга чыксын
Һәр сылу кыз осталыгын,
Зирәклеген, тапкырлыгын,
Булганлыгын танытсын.
Кичәбез викторина формасында узачак. Алдан эйтелгэнчэ, ике команда катнаша.Викторина _8__ турдан торачак:
1тур. Танышу2тур.Мин башлыйм- син дэвам ит
3тур.Житезлектэ осталык.
4тур.Интеллектуаллар.
5тур.Капитаннар ярышы
6тур. “Жырлыйм энием турында”
7тур.“Танкны жый”
(8тур. Художниклар ярышы)
9тур. Нэтижэ чыгару.
Э хэзер конкурсларыбызны башлыйбыз.
1тур. Танышу- Егетлэр, кызлар кайсы командада катнашуыгызны билгелэу очен тосле жетоннарны сайлап алыгыз,hэм командаларга буленегез. Һәр очрашу танышудан башлана. Һэр команда узенэ исем, девиз hэм капитанны сайлый.
2тур. Бу конкурсыбыз “Мин башлыйм- син дэвам ит” дип атала. Командаларга эйтемнэр эйтелэ, алар дэвам итэргэ тиешлэр. Эгэр жавап бирэ алмасалар суз икенче командага бирелэ.Һэр дорес жавапка 1 бал(жетон) жюрилар игътибар белэн санап баралар.
Авызыңа бал да (май)!
Ай күрде, (кояш алды). 
Алма агачыннан(ерак төшми.) 
Ач тамагым–(тыныч колагым). 
Былтыр кысканга (быел кычкырмыйлар). 
Агылый белән(тагылый).
Дөя дә бүләк, (төймә дә бүләк).
Күрше хакы –(Алла хакы).
Җылы сүз (җан азыгы)
Кояш уңышның атасы –(су анасы)
Кыю бер үләр (куркак мең)
Китап (белем чишмәсе)
Күп укыган (күп белер)
Аерылганны аю ашар, (бүленгәнне бүре ашар)
Теләк булса (беләк карышмый)
Кеше дуслар белән (кош канаты белән көчле)
Беләге юан берне егар, (белеме булган меңне егар)
Эше барның, (ашы бар)
3тур.Житезлектэ осталык. Эйдэгез хэзер кызларыбызнын осталыгын хэм житезлеген тикшереп карыйк. Кызларнын кузлэрен бэйлибез хэм алар савытларда нэрсэлэр икэнен тоеп белергэ тиешлэр. (торле ярмалар). Бер дөрес җавап өчен 1 балл (жетон).
4 тур. Интеллектуаллар.Командаларга битлэрдэ сораулар бирелә. Бер дөрес җавап өчен 1 балл.Сезгэ монын очен 5 минут вакыт бирелэ.
1.Һәркемдә дә бар. (исем)
2. Күңелсезгә - юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)
3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый. (тоз)
4. Үзе су, үзе каты. (боз).
5.Борынгы заман сәгате. (әтәч)
6. Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (авыз)
7. Нинди савыттан эчеп булмый. (буш)
8. Сыер ни өчен ята? (утырабелмәгәндә)
9. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)
10. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? ( утыртыпбулмаганга)
11. Нәрсәне әзерләп була, ашап булмый. (өстәлне)
12. Күлмәкне урталай яргач, нәрсә була. ( күл+мәк)
13. Ак кынадыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре. (йолдыз)
14. Казанның уртасында ни бар? (з авазы)
4 тур. Командалар сорауларга жавап язган арада, без тамашачылар белэн дэ уйнап алырбыз. Дөрес җавап өчен 1 балл, ягъни бер жетон бирелэ. Урыннан кычкырмыйбыз, кул кутэреп басып жавап бирэбез.
“Армия ” сузе латинчадан нэрсэ дип тәрҗемә ителә(“коралладырылган”)
23 февраль- Ватанны саклаучылар коне. Ул кайчаннан уздырыла башлаган?(Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә)
“Алар бер генә тапкыр ялгышалар”, — дип кемнәр турында әйтәләр? (Сапер)
Винтовка очына беркетелә торган очлы КОРАЛ нәрсә дип атала? (штык)
Моряклар арасында киң таралган өс киеме ничек дип атала? (Тельняшка)
8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Ул кайчан нан уздырыла башлаган?(Бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә.)
Кайса ай календарьда юк? (күктәге)
Борынгы заман сәгате (әтәч)
Сыйныфтагы өстәлләр (парталар)
Агачның җир астындагы өлеше (тамыр)
Нинди кошлар хат ташучы булалар? (күгәрчен)
Сөйләшү органы (тел)
Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)
Сәгатьтә өч цифрына каршы нинди цифр тора (9)
Почтальон Печкин нинди транспортта йөри? (велосипед)
Алтын ачкычлы агач малай (буратина)
Кайда клоунны күреп була? (циркта)
Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (Шүрәле)
Татарстан флагының төсләре (яшел, ак, кызыл).
Кадерле тамашачылар, бу яуланган жетоннарыгызны командадагы иптэшегезгэ бирэ аласыз. Хэм ул аларга остэмэ балл булачак.
5 тур. Капитаннар ярышы. “Танкны жый” дип атала.. Кэгазьдэн киселгэн танкнын олешлэрен берлэштереп, аны дорес итеп жыярга кирэк. 3 минут вакыт бирелэ.
6 тур.“Жырлыйм энием турында” дигэн уеныбыз. Энилэр турында жырнын кое куела, командалар кайсы беренче нинди жыр икэнен белэ, кулны(флажокны), кутэрэ хэм сузлэре белэн жавап бирергэ тиеш була.
7 тур. Килэсе уеныбыз Ә хәзер балачакның күңелле мизгелләрен искә төшереп үтәбез. Командадан 2 шэр кеше катнаша .Менә бу кәгазьләрдән самолетлар ясарга кирәк.
- Самолетларны очыртырга һәм кыршау эченә кертергә кирәк. Ничә самолет кыршау эченә керә, Шунын кадэр балл(жетон) командаларга остэлэ.
(8 тур. Э хэзер художниклар ярышы.Бодай бортеклэреннэн 8 мартка рэсем ясарга. 2 кеше катнаша командадан.)
Кадерле укучылар, кичәбез бик күңелле узды. Егет-кызларыбыз уңганнар да, тапкырлар да, тырышлар да икән. Алар арасыннан җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмас. Ә хәзер конкурсны йомгаклау өчен сүз жюрига бирелә.
Хэрберегезгэ, катнашучыларга, тамашачыларга , укытучыларга- барчагызга бик зур рэхмэт. Килэсе очрашуларга кадэр, САУБУЛЫГЫЗ!

Приложенные файлы


Добавить комментарий