«Сценарий» Кошлар – безне? дусларыбыз»4 класс»


Кошлар – безнең дусларыбыз.
Алып баручы. Җир шарында – 8600, Россиядә исә 700дән артык төрле кош очрый. Безнең республикабызда җәй көннәрендә 200 төрдән артыграк, ә кышын 40лап төр кошны очратырга була. Мәсәлән, чыпчык, песнәк, саескан, тукран, ала карга, боҗыр, көртлек, карабүрек, күкшә, кызылтүш һәм башкалар безнең якларда кышлыйлар.
Укучы. Кыш көне без канатлы дусларыбызны онытмадык. Алар өчен җимлекләр ясап куйдык.
Укучы. Песнәк тәрәз каршында,
Түше сары лимон күк;
Кара бүрек башында,
Юри киеп куйган күк.
Укучы. Уйнаклый да талпына,
Шакып ала: тук, тук, тук!
Оныткансыз мине, ди,
Нигә бүген җим юк, юк?!
Укучы. Юк, мин кошларны онытмадым. Җимлеккә ашарга салдым да аларның туклануын күзәтеп тордым. Кошларга карап тору нинди күңелле!
Укучы. Песнәк – файдалы кош. Бер песнәк җәйге айларда көненә 500-600 зарарлы бөҗәк ашый.
Укучы. Сез беләсезме? “Урман докторы” дип кайсы кошны атыйлар?
Балалар. Тукранны.
Укучы. Тукран һәр агач саен
Тук-тук сугып карый,
Кошчыкның очлы борыны
Кирәкле эшкә ярый.
Агач корытучы кортларны
Эзләп, чокып бетерә,
“Урман докторы” булып ул
Илгә файда китерә.
Алып баручы. Кошлар һавада очарга җайлашканнар, шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Таулар, урманнар, диңгезләр аша очу кошлар өчен бик үк авыр түгел. Мәсәлән, илебезнең Европа өлешендә яшәүче авыл һәм шәһәр карлыгачлары-ның Африканың көньягына очып китүе, аларның Һиндстанда кышлавы билгеле. Хәзер, яз җиткәч, алар туган җирләренә кире әйләнеп кайталар. Безнең якны сагынып кайтучы кошларның сез кайсыларын беләсез һәм күргәнегез бар?
Балалар. Кара карга, сыерчык, тургай, торна, карлыгач, сандугач, бытбылдык, аккош, шәүлегән, шөлди, кыр казы, кыр үрдәге, ләкләк...
Укучы. Кошлар – табигать күрке. Шуңа күрә шагыйрьләребез, аларга багышлап, шигырьләр, композиторларыбыз гүзәл әсәрләр иҗат итәләр. (Кошлар турында җыр башкарыла: “Кәккүк”)
Укучы. Калкулыклар кардан арындылар,
Язгы сулар шаулап актылар.
Әкрен генә дымсу җилләр исте,
Күтәрелде җирдән ак томан.
Укучы. Кояш нурын сипте җир өстенә,
Исте йомшак җылы җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган-үскән җирләре.
Укучы. Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар,
Канатларына күтәреп,
Яз китерә ич алар.
Укучы. Ямьле яз башланды. Иң беренче булып яз хәбәрчесе кара каргалар очып кайтты. Алар безнең якларга кайтканда тәүлегенә 50 километр чамасы юл үтәләр.
Укучы. Кара каргалар да кешеләргә файда китерә. Җәен бер карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый.
Укучы. Язын ерак-ераклардан
Очып килде каргалар,
Тал башына зур бер шәһәр
Тезеп куйдылар алар.
Укучы. Без каршы алдык аларны
Үз итеп, сөеп,
Диңгез, чүлләрне исән-сау
Кичкәнсез, диеп.
Укучы. Нинди матур, иркен саф һавалы,
Нинди күркәм безнең ягыбыз.
Кайда бар соң бездәгедәй язлар?
Гүзәл дә соң Туган ягыбыз. (“Яз җитә” җырын башкаралар)
Укучы. Исәнмесез, кошкайлар,
Безнең якын дускайлар.
Карлыгачлар, актүшләр,
Сандугачлар, тургайлар.
Укучы. Сыерчыктан Вилгә
Телеграмма килгән:
“Сезгә кунак булып
Киләм, – дигән, – тиздән...
Бик сагындым сезне,
Якты йөзегезне,
Каршы аласыз шул
Бик яратып безне”.
Укучы. Әйе, сыерчык – безнең иң яраткан кошыбыз. Ул үзенең матур итеп сайравы белән безне сокландыра һәм бөҗәкләрне әкәм-төкәмнәрне ашап, зур файда китерә. (“Сыерчык” җыры башкарыла)
Укучы. Иртә язда басу һәм далалар өстендә – биектә бер кош оча. Ул нинди кош икән? (Тургай)
Тургай канат кага-кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп ул игенчене кырга чакыра. (“Тургайлар килде” җырын тыңлау)
Укучы. Нинди якты уйлар уйлап,
Кыр казлары кыйгак-кыйгак,
Болын буйлап, кырлар буйлап
Кайта безгә, язны зурлап.
Укучы. Тезелешеп гаскәр кебек,
Ераклардан илләр гизеп,
Кычкыралар: “Кайттык урап
Исәнмесез, кыйгак-кыйгак”.
Укучы. “Яз көне кыр казлары биектән очып үтсәләр, иген уңар”, - ди халык.
Укучы. Яз җиткәч, безнең якларга карлыгачлар очып кайта. Алар, ару-талуны белмичә, көне буе ауда йөриләр. (Г. Тукай. Карлыгач)
Укучы. Күгәрченем, очып уйна,
Нурга коенып уйна!
Канат кагып кыйгачлатып,
Зәңгәр киңлекне буйла!
Укучы. Күгәрченем, очкан чакта
Талмыймы канатларың?
Беләмсең туган илемнең
Тынычлык яратканын.
Укучы. Күгәрченем, гөрлә-гөрлә,
Гөрлә бәхетле илдә.
Безнең белән бергә-бергә
Гөрләшеп яшә син дә!
Укучы. Кошларның файдасы гаять зур.Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр.
Укучы. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәк.
Укучы. Яшелчә һәм җимеш бакчаларына сыерчык оялары куйыйк.
Укучы. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.
Укучы. Хуш киләсез, кошкайлар,
Сайрагыз көнен-төнен.
Кайда ошый?
Сайлагыз,
Җир-сулар бик киң безнең.
Укучы. Әйдәгез, хәзер кошлар турында табышмаклар, башваткычлар әйтик.
Викторина үткәрелә.
Үзе яшел үләндәй,
Койрыгы чиккән келәмдәй.
Чуклы калфак кигән ул,
Бик ерактан килгән ул.
Гөрли-гөрли җырлый ул,
Кызыл читек кия ул.
Күлмәкләре күгелҗем,
Татулыкны сөя ул.
3. Кайсы кошның балтасы борынында?
4. Кайсы кош бик тиз йөгерә?
5. Кайсы кош ауга төнлә генә чыга? Ни өчен?
6. Кайсы кошның исеменнән бер иҗекне алсаң, кар өеме исеме була?
7. Кайсы кошның фатиры кар астында?
8. Кайсы кошның балалары әниләрен белми?
9. Күп кенә кошлар кыш көне ни өчен торак йортлар тирәсенә җыелалар?
10. Сыерчыклар кеше ясаган оядан башка тагын кайларда оялыйлар?
11. Карлыгачлар ояларын кайларда, ничек ясыйлар?
12. Ерткыч кошларга ниндиләр керә?
13. Ни өчен барлык кошлар да көз көне көньякка китмиләр?
14. “Кызыл китап” нинди китап ул?
15. “Кызыл китап”ка кертелгән нинди кошларны атый аласыз?
Йомгаклау, җиңүчеләрне билгеләү.

Приложенные файлы


Добавить комментарий