«Сценарий инсценировки сказки А.Алиша «Тукмар белэн Чукмар» на татарском языке»


Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
”Средняя общеобразовательная школа №1”
городского округа город Агидель РБ
А.Алиш« Тукмар белән Чукмар»
Сценарий инсценировки сказки

Разработала:
учитель начальных классов
Р.Р. Шаихова

2017 год
Катнашалар:
Ике алып баручы
Әби
Чукмар
Тукмар
Слайд 1-“Кояшкай”
1алып баручы : Исәнмесез, балалар, Исәнмесез ,апалар, Боегып утырмагыз, Әкият сөйлибез ,карагыз.
2алып баручы :
Бик борын заманда түгел,
Безнең көннәрдә генә
Булган, диләр, алга таба
Сөйләнәчәк вакыйга.
Слайд 2- “Чукмар белән Тукмар”А.Алиш
1алып баручы :
Бер әбинең ике әтәче булган.( Әби сәхнәгә чыга)
Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. (әтәчләр сәхнәгә чыга)
Ак әтәчкә әби Чукмар дип исем кушкан, карасын Тукмар дип атаган.
2алып баручы : Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукый икән. Шундый булсалар да, әби аларны бик яраткан икән.
Әби.
Ике әтәчем бар
Берсе-ак, берсе-кара.
Сугышып та куялар соң:
Күзләренә күренмидер ак-кара.
Музыка янгырый (Чукмар,Тукмар сугышалар)
Әби.
Чукмар,Тукмар
Уеннан туктап торыгыз,
Ашар вакытыгыз җитте
Савытта, әнә-тарыгыз.
Әби әтәчләргә ярма сибә, як-ягына карап кычкыра.
“Чеп-чеп ,чебиләрем” җ ыры яңгырый
Уеннан туктап, Чукмар белән Тукмар киләләр, әбиләренә сырпалана башлыйлар.
Чукмар.
Яшим мин авылда.
Әбием янында.
Тамак тук, өс бөтен,
Юк бер кайгым да.
Тукмар.
Ни теләсәм, шуны ашыйм.
Табыныбыз мул.
Әбиебез исән булсын
Бөтен кайгым шул.
Әби (Әби әтәчләренең берсен канатыннан, икенчесен койрыгыннан сыйпый.)
Ак канатым,кара койрыгым
Ашыгыз тәмле булсын.
Карагыз аны, сугышмагыз,
Күңелем тыныч булсын.
Әби залдан чыгып китә. Әтәчләр этешә-төрткәләшә җим чүплиләр, сугышып китәләр.
Чукмар.
Ник өлешемә керәсең?
Ашаганда комачаулыйсың.
Син миңа дус түгел,
Сине чукып ташлау
Миңа берни түгел.
Тукмар.
Җимне миңа азрак бирдең,
Ашаганда койрыгың белән тидең.
Син миңа дус түгел,
Сине күгәргәнче тукмау
Миңа берни түгел.
Музыка янгырый
Чукмар,Тукмар сугышалар.
Әтәчләр сугышып хәлдән таеп егылалар.Тавышка әби керә.Әтәчләр әбигә бер-берсеннән зарлана башлыйлар.
Чукмар.
Әби, әби, кара әле,
Бөтен җирем күгәрде.
Тукмарың тукмады, кансыз,
Хәтта көрәк күтәрде.
Тукмар.
Әби, әби, кара әле,
Башкайларым канады.
Чукмарың чукыды, кансыз.
Хәтта хәлем калмады.
Әби.
Җитәр сезгә,күп түздем.
Сездән өметемне өздем.
Аерам икегезне,
Юк итәм берегезне.
Әби Тукмарны култыгына кыстырып, алып чыгып китә.
1алып баручы:Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган.
2алып баручы:Ул юньләп ашый да, эчә дә алмаган.
Музыка янгырый
Залда Чукмар үзе генә, моңая. Залга әби керә.Чукмарның моңайганын тыңлап тора. Ана ашарга,эчәргә бирә.Чукмар ашамый да ,эчми дә.
Чукмар.
Әбием, җаным, тыңларсыңмы?
Сиңа бер сүз катсам.
Бер дә сугышмас идем
Тукмарны алып кайтсаң.
Әби.
Ярар,тыңлыйм сүзегезне,
Яратамын шул үзегезне.
Тик тагын сугышсагыз
Шулпа итәм берегезне.
Әби залга Тукмарны алып керә. Әтәчләр кочаклашып күрешәләр.
Чукмар:Исәнме,дусым Тукмар!
Тукмар:Исәнме ,дусым ,Чукмар!
Чукмар:Булыйк мәңгелек дуслар!
Тукмар: Булыйк мәңгелек дуслар!
Җыр “Дуслар”( Чукмар,Тукмар бииләр)
1алып баручы :Сау булыгыз,балалар!
Сау булыгыз,апалар!
2алып баручы :Дуслыкның кадерен белик,
Тату һәм матур яшик.

Приложенные файлы


Добавить комментарий