«Реферат на тему «Г.Тукай ?с?рл?ренд? ?хлакый — эститик т?рбия»


Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципальрайонының
4 нчегомумиуртабелембирү мәктәбе
белем бирү учереждениесе
“ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ӘХЛАКЫЙ-ЭСТЕТИК КАРАШЛАР”
Башкарды: 10А сыйныфы укучысы
Гыйззәтуллина Әдилә Илнур кызы
Җитәкчесе:татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Мөхәммәтшина Әлфия Варис кызы
.
2016 ел

“Бала тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә барып җитү өчен,иң элек баланың табигатен,әхлагын, һәм йөреш – торышын нечкәлекләп белергә кирәк” (Г.Тукай)
Эчтәлек.
Кереш ----------------------------------------------------------------------------- 3 б.
Беренче бүлек. Г.Тукай әсәрләрендә әхлакый-эстетик карашлар.
1.1.Габдулла Тукай әсәрләренең тәрбияви әһәмияте.----------------------5б.
1.2. Г.Тукай әсәрләрендә әхлакый сыйфатларның бирелеше.-------9б.
Йомгаклау ------------------------------------------------------------------------ 13 б.
Кулланылган әдәбият исемлеге -------------------------------------------- 14 б.
КЕРЕШ
Татар халкы илгә бик күп шөһрәтле ул һәм кызлар бүләк иткән . Татарлар арасыннан атаклы язучылар да, шагыйрьләр дә, төрле фән өлкәләрендә эшләгән абруйлы галимнәр дә аз чыкмаган. Шундыйлар арасында Габдулла Тукай иҗаты аеруча зур урын биләп тора.
Әхлак - әдәбиятның мәңгелек темаларыннан берсе. Әдәбият сүзенең мәгънәсе әдәп, әхлак төшенчәләре белән бәйлелектә дип санала
Безнең эшебезнең темасы да “. Г.Тукай әсәрләрендә әхлакый-эстетик карашлар” дип атала. Без эшебездә әдипнең тәрбия өлкәсенә караган әсәрләрен анализлау максатын куйдык. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
1.Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу;
2.Г.Тукайның тәрбия турындагы язмаларын укып анализлау.
3.Әдипнең тәрбия темасына кагылышлы әсәрләрен һәм фикерләрен өйрәнү;
4.Г.Тукайның татар әдәбиятында тәрбия темасына керткән өлешен ачыклау.
Эшебезне язу барышында Г.Тукайның әсәрләре һәм мәкаләләре төп әдәби чыганак булып тордылар. Фәнни мәгълүмат алу максатыннан,Д.Г.Абдуллина,
А.Әхмәдуллин ,Р.Ганиева,И. Нуруллин һәм башка галимнәрнең әдип иҗатына багышланган мәкаләләренә мөрәҗәгать иттек.
Тикшеренү объекты булып Габдулла Тукайның тәрбия өлкәсенә караган әсәрләре тора.
Эшебез кереш, төп өлеш, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.
.
Беренче бүлек. Г.Тукай әсәрләрендә әхлакый-эстетик карашлар.
Әхлак - әдәбиятның мәңгелек темаларыннан берсе. Әдәбият сүзенең мәгънәсе әдәп, әхлак төшенчәләре белән бәйлелектә дип санала. Шуңадыр дөнья халыкларының рухи мәдәнияте һәм әдәбиятында ул халыкларның әдәп, әхлак кануннары эволюциясе ачык чагыла. Кешенең әхлакый йөзе турында әдипләребез бик борынгыдан ук кайгыртып килгәннәр, аңа юнәлеш бирүне үзләренең бурычы дип санаганнар. Табигый, һәр тарихи этапта бу мәсьәлә үзенчәрәк аңлатылган, хәл ителгән.
XX йөз башы сүз сәнгатенә хас шушы закончалыклар Габдулла Тукай әсәрләрендә дә ачык гәүдәләнеш таба. Бишектән ләхеткәчә белемгә омтылу, хезмәтнең мәҗбүрилеге, кешенең үз өммәте (кавеме) өчен хезмәт итәргә тиешлеге, әдәплелек, сабырлык, ата-анага хөрмәт, ата-ананың баласын тәрбия кылу тиешлеге, гаделлек, юмартлык, кешелеклелек, сакчыл булу, тәкәббер булмау, ялган һәм кеше гайбәтен сөйләмәү, зина, хәрәм кебек нәрсәләрдән ерак тору кебек гамәлләр әдип иҗатында күренекле урын били.
Татар хезмәт ияләре арасында халык мәгарифен таратуда, яңа тип мәктәпләр булдыру өчен көрәштә, татарлар арасында педагогик фикерне үстерүдә, туган телебездә төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә Г.Тукайның хезмәтләре гаҗәеп зур. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары һәм чаралары Г.Тукайның махсус язылган педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, бәлки аның поэтик әсәрләрендә, бөтен әдәби мирасында киң чагылышын тапкан.Г.Тукай гомере буе яшь буынны туган илен ихлас күңелдән яратучы, белемгә омтылучы итеп тәрбияләргә, балаларга гомуми белемне ана телендә бирүнетәэмин итәргә омтылган.1.1.Габдулла Тукай әсәрләренең тәрбияви әһәмияте.
Шагыйрь халык мәнфәгатьләре өчен көрәшүче мәшһүр җәмәгать эшлеклеләре булырлык кешеләр тәрбияләү бурычын алга куйган.  «Безнең милләт   тә,-дип   язган   Г.Тукай    1906   елда    «Хиссияте миллия»  дигән мәкаләсендә,  - башка милләтләрдәге кебек, яклаучысы, сыена торган урыны булмаган, фәкыйрь вә эшче халыкның файдасына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай   этенә   алыштырыр   вакытлар   үткәнлеген   аңлаучы   вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга,  Лермонтовларга мохтаҗ»   . Г.Тукай   бу   мәкаләсендә   аерым   кеше   мәнфәгате   белән җәмгыять   мәнфәгате   уртак   булырга   тиешлеген   аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алган кешеләр тәрбияләүне бурыч итеп куйган.Яшь  буынның  теләкләрен  демократик  юнәлештә  үстерү, аларның алдынгы өлешендә сәяси аң,  дөньяга дөрес караш формалаштыру,   эстетик   зәвык  тәрбияләү,   туган   халкының мәнфәгатьләренә   хезмәт   итүдә   фәнни   белемнәрнең   ролен төшендерү ягыннан бу мәкаләнең әһәмияте гаять зур булып тора.
Г.Тукай әдәбиятны халык массасын тәрбияләүдә әһәмиятле чара   итеп   карый.   Ул   урынлы   файдаланылган   сәнгатьле сүзнең  көчен  аңлый  һәм  үзе дә аннан  зур  осталык  белән файдалана.   Шагыйрь   үзенең   поэтик   һәм  прозаик   әсәрләрендә   яшьләр-не   тәрбияләүнең   иң   әһәмиятле   мәсьәләләрен күтәреп   чыга,    әдәби    әсәрләр   ярдәмендә   массаларны тәрбияләү   идеясен   пропагандалый.   
Г.Тукай   тарафыннан күтәрелгән тәрбия мәсьәләләре шул вакыттагы иң прогрессив педагогик идеяләрне чагылдыра. Шагыйрь яшьләрне тәрбияләү һәм мәктәпләргә реформа үткәрүгә багышланган шигырьләр һәм публицистик мәкаләләр язу белән генә чикләнеп калмый, педагогика өлкәсендә дә даими эшләп килә. Ул бер кечкенә кызны дөрес тәрбияләү белән кызыксынган ике хатын-кызның хат алышуы формасында иҗат ителгән «Ана мәктүбләре» (1907) дигән әсәрен яза һәм анда яшь буынны тәрбияләү буенча аналарга педагогик киңәшләр бирә.Г.Тукай балаларга дөньяви белемнәр бирү белән бергә аларда намуслылык, кешелеклелек кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләргә, аларда патриотик һәм интернациональ тойгылар формалаштырырга омтыла. Туган җирне, сөекле Ватанны, гади хезмәт иясе массасын ярату кешеләрдәге патриотик тойгыларның башлангычы булуын тирән аңлаган шагыйрь күп кенә әсәрләрендә туган ягына, аның матур табигатенә, уңган кыз һәм егетләренә, тапкыр малайларына җылы мөнәсәбәтен белдерә. Матди байлыкларны тудыручы хезмәткә дан җырлаган шагыйрь яшь буынны хезмәт белән тәрбияләүнең әһәмияте турында даими төшендереп килгән, хезмәтне кешенең акыл һәм әхлак тәрбиясендәге кыйммәтле чыганак итеп таный, аны кешенең кеше булуы өчен зарури бер чара итеп карый. Шагыйрь әсәрләрендә авырлыклардан курыкмаучы, хезмәттән качмаучы кеше генә чын мәгънәсе белән бәхетле була дигән фикерне алга сөрә. Аның мондый карашлары аеруча «Япон хикәясе» әсәрендә тирән чагылышын тапкан. Әдип хезмәткә мәхәббәт тойгысын кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәклеген әйтеп үтә, ялкаулыкны, тормышта бары рәхәтлек һәм уен-көлке генә эзләп йөрүчеләрне тәнкыйть уты астына ала.Эстетик тойгыларның кешегә эш, хезмәт, яшәү өчен зур дәрт тудырырга
ярдәм итүче чара булуын тирән аңлаган шагыйрь яшь буынга эстетик тәрбия бирүгә җитди игътибар иткән. Ул матур әдәбиятны, халык авыз иҗатын, сәхнә әсәрләрен, рәсем сәнгатен, музыка һәм җырны эстетик тәрбия чарасы итеп исәпли. Г.Тукай «Халык әдәбияты» исемле хезмәтендә чын мәгънәсе белән халыкчан, тирән патриотик, мораль тотнаклы җыр һәм музыканың тәрбия өлкәсендә гаять зур әһәмияткә ия булуын ачык чагылдыра. Шагыйрь халык җырларының, көйләренең тәрбияви әһәмиятләренә зур бәя биреп кенә калмый, аның яшьләрне тәрбияләүдәге роле мәсьәләләренә югары бәя бирә, туган табигатьнең яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә әһәмиятле чара булуын даими төшендереп килә.   Укытучы хезмәтенә Г.Тукай тирән хөрмәт белән карый. Укытучы укымышлы һәм культуралы кеше булудан тыш, үз халкын яратучы һәм аның мәнфәгатьләре белән яшәүче дә булырга тиеш дигән фикерне яклый талантлы педагог. Шагыйрь баланы тәрбияләүнең изге эш булуын ачыклый, шуңа күрә бу эш моңа сәләтле булган кешеләргә, халык укытучыларына тапшырылырга тиешлеген кисәтеп үтә. «Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә (тәрбиячеләргә) вә мөрәббияләргә, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятьләренә (сәләтләренә) мохтаҗ», дип яза Г.Тукай. (Г.Тукай. Әсәрләр, 4 томда, 3 том, Казан,1976,155бит.) Тәрбия эшендәге уңышларның, нигездә, укытучының белем дәрәҗәсенә, укыту осталыгына бәйле булуын Г.Тукай тирән аңлый. «Бала тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә барып җитү өчен, - ди Г.Тукай, - иң элек баланың табигатен, әхлагын һәм йөреш-торышын нечкәлекләп белергә кирәк. Менә иң читене - баланың ушбу хасиятләрен аңламактыр... Баланың рухын бик ачык аңлау өчен, һаман аның хәрәкәтләрен күзләп, аның яхшы вә яман холыкларының һәммәсен дә аерып белергә тырышырга кирәк. Балага үзең теләгән рәвешне бирергә теләсәң, бик озак вакытлар чыдарга вә сабыр итәргә һәм акрын гына эш йөртергә тиештер». (Шунда ук, 233 бит.)  Г.Тукай тәрбия эшендә укытучының авторитеты һәм аның башкаларга һәрьяктан үрнәк булырга тиешлеге турында кат-кат әйтә килгән. Үзенең «Ана мәктүбләре»ндә чын мәгънәсе белән тәрбияче булган кеше генә балаларны ярата, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итә, яшь буынның сөекле һәм якын дусты булып әверелә дигән фикерне укучыларга җиткерә. Шагыйрь бу хезмәтендә укытучы һәм тәрбиячеләрне балалар турында даими кайгыртучанлык күрергә, аларны җәмгыятьнең файдалы членнары итеп тәрбияләргә өнди. Баланы дөрес тәрбияләү - ата-ананың изге бурычы икәнлеген әйтү белән бергә Г.Тукай моның җәмәгатьчелек эше булуын да кат-кат күрсәтеп узган.
----------------------------------------------------------------------------------------------------
1.А.Әхмәдуллин “Фәннилек һәм дөреслек бәхәстә дә кирәк “//Мирас.- 1998.-№9.-б.36-45
2.Р.Ганиева.”Тирән тамырлар”//Мәгърифәт.-1997.-14 март;
3.И. Нуруллин - «Габдулла Тукай». Казан Татарстан китап нәшрияты, 1979, б. 59
1.2. Г.Тукай әсәрләрендә әхлакый сыйфатларның бирелеше.
Гыйлемлелеккә өндәү, гыйлемнең файдасы яки киресенчә, наданлык белән көрәш мотивы Г.Тукай иҗатында да үзенчәлекле урын алып тора. Бу, әлбәттә, тарихи шартлар, заман таләбе белән дә аңлатыла. XIX гасыр ахыры-ХХ гасыр башы Рәсәй халкы һәм шул исәптән татар милләте өчен дә сәяси, рухи күтәрелеш чоры булып, әдәби идеологик юнәлештә дә мәгърифәтчелек идеяләре милли азатлык, ирек, инкыйлабый демократик идеяләр белән үрелеп өр-яңа эчтәлек белән баетыла.
Гыйлемлелеккә өндәү мотивы Тукай поэзиясендә һәм публицистикасында да күп төрле вариантларда кабатлана. Гади халык арасында киң таралган укый-яза белмәү кебек наданлык, шәхси фикерсезлек, аңсыз буйсыну, искелеккә ябышып ятып һәр яңага каршы тору кебек сыйфатларны тәнкыйтьләү, белемлелеккә, рухи байлыкка омтылу, милләтебезнең гомум-дөнья күләмендәге мәдәниятлелеккә ирешүенә юл ачу өчен көрәш идеяләре аның башлангыч чор иҗатында ук аерым урын ала һәм әлеге мотив тулысыңча бөтен иҗаты өчен хас. Мәсәлән, 1905 нче елда язылган «Гол-мең бакчасында...», «Чөнача...», «Шигырь», «Дусларга бер сүз»,«Иттифакъ хакында», «Алла гыйшкына» шигырьләренең һәммәсендә «гыйлем бакчасында күңел ачу», «мәгариф мәйданында ат уйнату», «гыйлем белән дөньяны кулда тоткан халыклар югарылыгына күтәрелү», «мәгърифәт гасыры сараеның ияләре булу», «газета - журналларны көннән-көнгә, кат-кат күбәйтү» һәм «наданлыктан качу», кебек фикерләр бик еш кабатлана.
Г.Тукай җәмгыятьтәге иҗтимагый-вакыйгаларның асылын да мәгьрифәт күзлегеннән карап аңлата, балалар өчен язылган әсәрләрендә дә шул юлыннан читләшми. Мәсәлән,”Сабыйга” шигырендә
«Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын» (74 б., II т,)
«Ата илә бала» әсәрендә:
Өч наданга алмашынмас - бер язу белгән кеше
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше ( 278 б., II т.) дип бала күңеленә белем алуның зарурлыгын сала.
Дөньяны үзгәртеп коруны ул мәгрифәтчеләрчә күзаллый, тик җәмгыятьтә кеше акылын камилләштерү аша, тыныч юл белән реформалар ясарга омтылган мәгрифәтчеләрдән аермалы буларак, Тукай ачыктан -ачык көрәшкә чакырудан дачитләшми.
Ул кушканнан читкә чыкканнарга гына ризасызлыгын белдерә. Әлеге идеяне бик ачык яктырткан шигырьләреннән «Шиһаб хәзрәт» (1913) әсәре аерым игътибарга лаек. Г. Тукай Шиһаб хәзрәт образын «тамак ягын гына белүче», үзләре төшенмәгән нәрсәләрне, кемнәндер ишетеп, башкаларга өйрәтүче муллаларга каршы куя. Аны татарлар арасында аңлы, белемле кеше барлыгын күрсәтүче, «мәгарифкә әвәл башлап адым салган, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат кеше» дип атый. Моның сәбәбе нидән соң? Тукай үзе моны болай аңлата:
Ул итсә дә хәдис; аятьне күп нәкыль,
Булып бетми аның гакълы нәкыльгә кол:
Инсан дигән шәрәфле бер мәхлукта ул
Бар дип белә хәким гакыл вә хөр гакыл. (2т. ,1856)
«Золым» (1911) шигырендә, ул анда да кемгә һәм нәрсәгә табынганын белми, ачтан үләр хәлендә дә тиешсезгә баш иеп яшәгән фәкыйрьнең тормыш рәвеше белән килешмәвен белдерә. Тукай хөрлек идеясен дә күтәрә, ул мескенлек, түбәнлекләрне кабул итә алмый. Нәкъ шул фикерләрне без «Бәет» дигән шигырьдәге «Кит, китап, «Сабыр ит дип әйтмә» (2 т. 204 б.) яки «Җитәр төсле түгелдер, ничек хәмдитсә дә Алланы: хисапсыз әйләгән ихсан иманны һәм имананы» (II т. 250 б) дигән юлларда да күрәбез. Димәк, шагыйрь Коръәннән килгән фикерләрнең шәхес өчен файдалы, җәмгыять тормышын, кешеләр арасын көйләүдә уңай нәтиҗә бирерлек, әһәмиятлеләрен һәрвакыт өскә ала, әмма бөтен нәрсәне Алладан көтеп, ваемсыз, гамәльсез яшәүгә каршы чыга. Тукай халык күңелендәге кыл да кыймылдатмый, каяндыр үзеннән -үзе килгәнне өмет итүне кире кага.Бу фикерләре аның «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» әсәрендә дә, «Мужик йокысы» шигырендә дә чагылыш таба. Мәсәлән, бу шигырьдә ул: «Тик яткач,ходаем бирми мал сәбәпсез», ди (I т. 33 б). Шигырь урыс шагыйре А.В.Кольцовтан тәрҗемә, тик бу юллар Тукайның үзенеке. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» әсәрендә милләтне тик ятмаска, алга китү өчен тырышлык күрсәтерә чакыра.
Милләт кайгысын кайгырту, милли тойгылар Г.Тукай иҗатының асыл нигезен тәшкил итәләр. Баштарак ул әле гомуммөселман халкы өчен борчыла, беркадәр соңгарак инде татар милләте дип жан ата башлый. «Милләтә» (1906), «Үз-үземә» (1906), -Бер татар шагыйренең сүзләре» (1907) «Хиссияте миллия» (1906), «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» (1906) кебек публицистик мәкаләләре һәм башка тагын бик күп әсәрләре татар халкының киләчәге һәм шул чордагы халәте өчен чын йөрәктән кайгыртучанлык рухы белән язылган.
Г.Тукай әсәрләрендә намуслылык, башкаларны рәнҗетмәү, тәкәбберләнмәү, ялганламау, малга табынмау, ата-анага хөрмәт, туганлык кадерен белү, гадел хезмәт белән мал табу, шәфкатьле һәм сабыр булу кебек сыйфатлар да кеше күңеленә бик тәфсилләп төшендерелә, еш кабатлана.
Шагыйрнең «Бер татар шагыйренең сүзләре» нәкъ шул фикерләрне раслый. Шагыйрь «дошманнар көченнән шикләнми», «хәсрәт-кайгыга каршы тора», «яхшылыкны мактый, яманлыкны сүгә», «юлдагы киртәләре тибеп аудара», «дусларына дустанә мөгамәлә саклый». Бу шагыйрьнең (шул исәптән Тукайның үзенең дә) яшәү кануннары, иҗат шигыре булып яңгырый. Ул тормышының бөтен мәгънәсен халкына хезмәт итүдә күрә:
Тиеш имеш үтәргә изге юлда бу гомер барсы
Түләү берлә бурычны тәңремә һәм халкыма каршы.
Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл көтмимен.
Шушы юлдан ризамын, башка бер хәл көтмимен (126 б., II т.)
Шагыйрь күңеле кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ялганга корылуын, рухи кыйммәтләрнең икенче планга кайтарылуын авыр кичерә. Мондый тормыш аңа мәгънәсез тоела. «Гомер хакында» шигырендә:
Бак күңелсез бер начар җурнал -гомер,
Анда, әлбәт, баш мәкалә мал ирер, ди (38 6.II т.).
«Сорыкортларга» (1906), «Матбага берлә уйнаган бер байга» (1907), «Тотса мәскәүләр якаң» (1908) «Тәләһһеф» (1910) кебек шигырләрендә, «Алай-болай» (1906) «Уральск имамнарына ачык хат» (1906) кебек мәкаләләрендә намусын, иманнын һәм динен тамак ялына, тиеннәргә саткан бәндәләрне гыйбрәтле тәнкыйть утына тота.Ул кешенең шәхси әхлагы өлкәсендә дә ислам кануннары белән каршылыкка кергән эш-гамәлләргә каршы чыга. Әйтик, «Читен хәл» (1911), «Катиле нәфескә» (1910) әсәрләрендә үз-үзеңә кул салу күренеше кебек хәрам гамәлләр кире кагыла.
Үзеңнән көчсезләргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, яхшылык эшләү, ялганнан, ялкаулыктан читтә булу, тырышлык кебек сыйфатларга балалар өчен язылган әсәрләрендә дә аерым урын били. «Бәхетле бала» (1909), «Күгәрчен» (1910), «Фатима белән Сандугач» (1910) һәм башка бик күп кенә әсәрләре шуңа мисал була алыр иде.
Тукайәсәрләрендәәхлакый-этиккануннарбеләнтирәнтенкерешкәнурыннарыбиккүп. Аныңча, кат-катталәпителәторганиманлы, изгелекле, мәрхәмәтлебулу, әхлак, кешелеклелек, гыйлемгәомтылу, тәнһәмжансафлыгы, намуслылык, рухиһәмматдитигезлеккебектөшенчәләрҗәмгыятънеңнигезентәшкилитәргәтиеш.
--------------------------------------------------------------------------------------------------
1.Г.Нигмәти .”Г.Тукай иҗаты” сайланма әсәрләр//Казан:Тат.кит.нәшр.,1958.-б.225-242
2.З. Рәсүлева - «Тукай эзләреннән». Казан Татарстан китап нәшрияты, 1985, б.46-507.
3..Тукай турында истәлекләр-Казан:Тат.кит.нәшр.,1986.4..С.Хәким. - «Габдулла Тукай» Шагыйрьгә 90 яшь тулу уңае белән., б. 9
Йомгаклау
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары һәм чаралары Г.Тукайның махсус язылган педагогик хезмәтләрендә генә түгел, бөтен әдәби мирасында киң чагылышын тапкан. Г.Тукай   тарафыннан күтәрелгән тәрбия мәсьәләләре шул вакыттагы иң прогрессив педагогик идеяләрне чагылдыра. Шагыйрь яшьләрне тәрбияләү һәм мәктәпләргә реформа үткәрүгә багышланган шигырьләр һәм публицистик мәкаләләр язу белән генә чикләнеп калмый, педагогика өлкәсендә дә даими эшләп килә. Ул балаларга дөньяви белемнәр бирү белән бергә аларда намуслылык, кешелеклелек кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләргә омтыла. Туган җирне, сөекле Ватанны, ярату кешеләрдәге патриотик тойгыларның башлангычы булуын тирән аңлаган шагыйрь күп кенә әсәрләрендә туган ягына, аның матур табигатенә, уңган кыз һәм егетләренә, тапкыр малайларына җылы мөнәсәбәтен белдерә. Шагыйрь яшь буынны хезмәт белән тәрбияләүнең әһәмияте турында даими төшендереп килгән, хезмәтне кешенең акыл һәм әхлак тәрбиясендәге кыйммәтле чыганак итеп таный, аны кешенең кеше булуы өчен зарури бер
Шагыйрь халык җырларының, көйләренең тәрбияви әһәмиятләренә зур бәя биреп кенә калмый, аның яшьләрне тәрбияләүдәге роле мәсьәләләренә югары бәя бирә, туган табигатьнең яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә әһәмиятле чара булуын даими төшендереп килә..   Тукай баланы тәрбияләүнең изге эш булуын ачыклый, шуңа күрә бу эш моңа сәләтле булган кешеләргә, халык укытучыларына тапшырылырга тиешлеген кисәтеп үтә.
Үзеңнән көчсезләргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, яхшылык эшләү, ялганнан, ялкаулыктан читтә булу, тырышлык кебек сыйфатларга балалар өчен язылган әсәрләрендә дә аерым урын били. Гыйлемлелеккә өндәү мотивы Тукай поэзиясендә һәм публицистикасында да күп төрле вариантларда кабатлана.
Кулланылган әдәбият исемлеге
1.Д.Г.Абдуллина.-Тукай әсәрләрендә әхлакый – эстетик карашлар.-Казан нәшр., //Милли мәдәният.-2005.-№7.-б.4
2.А.Әхмәдуллин “Фәннилек һәм дөреслек бәхәстә дә кирәк “//Мирас.- 1998.-№9.-б.36-45
3.Р.Ганиева.”Тирән тамырлар”//Мәгърифәт.-1997.-14 март;
4.И. Нуруллин - «Габдулла Тукай». Казан Татарстан китап нәшрияты, 1979, б. 59
5.И.Нуруллин - «Габдулла Тукай». Казан Татарстан китап нәшрияты, 1979, б.79
6.Г.Нигмәти .”Г.Тукай иҗаты” сайланма әсәрләр//Казан:Тат.кит.нәшр.,1958.-б.225-242
7.З. Рәсүлева - «Тукай эзләреннән». Казан Татарстан китап нәшрияты, 1985, б.46-507.
8.Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда. Т.1. / Габдулла Тукай. - Казан: Тат. кит. нәшр.1985.9.Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда. Т.4. / Габдулла Тукай. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1985.-82б.10.Тукай турында истәлекләр. - Казан : Тат. кит. нәшр., 1986.11.С.Хәким. - «Габдулла Тукай» Шагыйрьгә 90 яшь тулу уңае белән., б. 9
 
 

 

Приложенные файлы


Добавить комментарий