«Презентация для классного часа на тему «К 70-летию Сталинградской битвы»


Чтобы посмотреть презентацию с картинками, оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов презентации:

1942 ел 19 ноябрь- 1943 ел 2 февраль (“Уран”операциясе)Сталинград сугышында җиңүгә 70 ел Сугышка кадәрге Сталинград.Шәһәргә (1925 елга кадәр- Царицын) XVI гасырда нигез сала. XX гасырда Сталинград илнең иң эре промышленность үзәкләренең берсенә әверелә. Сугышка кадәр анда ярты миллионга кадәр кеше яши, 120 промышленность предприятиесе исәпләнә. Стратегик әһәмияте- оборона потенциалы һәм географик урынында. -Шәһәрдә 30 елларда илне 50%ка трактор белән тәэмин итүче трактор заводы эшли. 1940 елда аның базасында Т-34 танклары эшләп чыгарыла башлый.-Сталинград Урта Азиядән Уралга илтүче эре транспорт узелы була. Идел буйлап Баку нефтен илнең үзәк районнарына транспортлыйлар. Т-34 Бөек Ватан сугышының иң яхшы танкы. Конструкторы- Михаил Ильич Кошкин. 1939 елда кулланышка кергән. Дон буенда сугышлар.1942 елның 17 июлендә 6 нчы немец армиясенең авангард частьлары безнең 62нче һәм 64нче армияләр белән сугышка керә. 5-10 августта немец гаскәре совет гаскәренең оборонасын өзә һәм Сталинградка якынлаша. Ләкин дошман тиз арада шәһәрне ала алмый. 1942 елның 23 августында В.Рихтгофен җитәкчелендә немец самолетлары Сталинградны бомбага тота башлый. Бер көн эчендә фашистлар 2000нән артык очыш ясый. Шәһәр хәрәбәгә әверелә, 40 меңнән артык тыныч халык һәлак була. Йортлар гына түгел, җир һәм Идел дә яна. Шәһәр урамнарында кызуга түзә алмыйча кешеләрнең киемнәренә ут каба. Шул ук көнне 6нчы немец армиясенең 14нче танк корпусы 62нче армияне Сталинград фронтының башка көчләреннән аера.1942 елның 23 августы- Сталинград тарихының иң кайгылы көне. Сталинград янында немецларны тар-мар итү планы шартлы исем белән “Уран”операциясе дип атала. Бу сугыш планын И.В.Сталин җитәкчелегендә Югары башкомандующий урынбасары Г.К.Жуков һәм генераль штаб башлыгы А.М.Василевский эшли. Бу план буенча, Көньяк-көнбатыш, Дон һәм Сталинград фронтлары көчләре бергә кушылып һөҗүм итәргә, немецларны Идел һәм Дон елгалары арасында чолганышта калдырып тулысынча тар-мар итәргә тиеш була. Бу планны гамәлгә ашыру өчен, дошманга караганда ике мәртәбә өстен көчләр кулланыла. 4 тапкыр Советлар Союзы Герое маршалГеоргий константинович Жуков 2 тапкыр Советлар Союзы Герое ВасилевскийАлексей Михайлович Дошманны тар-мар итү һәм капитуляция.1942 елның 19 ноябрендә Сталинград районында совет гаскәренең контрһөҗүме башлана. Дошманның 330 мең кешесе күпсанлы сугыш техникасы белән камалышта кала. Немец армиясе 1942 елның 12 декабрендә Сталинградны саклап калып, камалышта калган гаскәрне азат итәргә тырышып һөҗүмгә күчә. Совет гаскәре моңарчы күрелмәгән батырлык үрнәкләре күрсәтеп, дошман һөҗүмен туктата, аннан соң фашист гаскәрен 200 километрга алып ташлый. 2 Тапкыр Советлар Союзы Герое маршалЧуйков Василий Иванович . Сталинград оборонасында 62 нче армия белән җитәкчелек итә Сталинград окопларында Сталинград сугышы геройлары.Советлар Союзы герое Николай Сердюков. 18 яшьлек батыр дошман дзотын күкрәге белән каплап батырларча һәлак була. Советлар союзы Герое Яков ПавловСтратегик ятан зур әһәмияткә ия булган йортны 58 көн дошман кулына бирмичә саклап калалар.                        Павлов йорты.1942 елның сентябрендә бу 4 катлы йорт өчен канкойгыч сугышлар бара. Үз отделениесе белән беренче булып монда урнашкан кече командир исеме белән “Павлов йорты” дип атала башлый. Гвардеецлар 58 көн йортны үз кулларында тоталар, дошман кулына бирмиләр. Советлар Союзы Герое Михаил Паникаха үзенә ут капкан хәлдә янучан матдә салган бутылка белән дошман танкына ташланып аны шартлата. Матвей Путилов- элемтәче . Батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Советлар Союзы Герое Василий Зайцев. Снайпер. 1942 елның 10 ноябреннән 17декабрьгә кадәрге чорда 225 немец солдаты һәм офицерын юк итә. Аларның 11е немец снайперлары була. Шуларның берсе танылган немец снайперы Хейнц Хорваль. Зайцев һәм Хорвальдның дуэле турында “Ангелы смерти” һәм “Враг у ворот” фильмнары төшерелгән. Гуля Королева . Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Санинструктор. 1942 елның 23 ноябрендә Паньшино янындагы бәрелештә 50 авыр яралы сугышчыны сугыш кырыннан алып чыга. 1943 елның январь башында камалышта калган немец армиясен ликвидацияләү операциясе башлана . 1943 елның 31 январендә 6нчы армия командующие фельдмаршал Паулюс үз штабы белән бирелә һәм группировканың көньяк өлеше капитуляция ясый. 1 февраль көнне көчле артиллерия утына чыдый алмыйча группировканың төньягы да бирелә. 1943 елның 2 февралендә 16 сәгатьтә Сталинград сугышы төгәлләнә. Кызыл армиянең Сталинград янында җиңүе Бөек Ватан сугышында гына түгел,бөтен икенче бөтендөнья сугышында тамырдан борылышны башлап җибәрә. Стратегик инициативаны безнең армия үз кулына ала. Фельдмаршал Паулюсның әсирлеккә төшүе. Әсир төшкән немец солдатлары.   Мамай курганы.Сталинград фронтының оборона линиясенең төп буыны. 1942 елда монда канкойгыч сугышлар бара. Курганның туфрагы бомба, снаряд, мина кыйпылчыклары белән ергаланып беткән була. Нәкъ менә шунда 1943 елның 2февралендә Сталинград сугышы төгәлләнә.

Приложенные файлы


Добавить комментарий