конспект урока и мероприятия на татарском языке


Тема: "Җөмләнең баш кисәкләре"
Дәреснең максаты:
1. Җөмләнең баш кисәкләре турында белгәннәрне искә төшереп, аларны билгеләргә өйрәнү.
2. Балаларда туган як әдәбияты белән кызыксыну уяту.Коммуникатив күнек мәләрен үстерү.
3. Кубрәк китап укырга өндәү.
Дәрес барышы:
1 . Оештыру моменты.
2. Текст белән эшләү:
- текстны эчтән укып чыгу;
- рольләргә бүлеп уку;
Җөмләдә ИЯ белән ХӘБӘР очрашканнар. ИЯ ХӘБӘРГӘ әйтә:
- Мин төп баш кисәк, чөнки җөмләдә нәрсә сөйләнгәнне мин әйтеп бирәм.
-Юк,- ди ХӘБӘР,- син ялгышасын. Синсез бит җөмлә төзеп була,ә минсез төзеп булмый.
- Ничек инде төзеп булмый?Мәсәлән, җөмлә" Көз." Монда бит син юк!
- Син ялгышасын! Мин монда нуль формасында.Менә бу җөмләнең төрле формаларын ал: " Көз килде"., " Көз килер". Күрәсеңме: мин булдым. Ә менә мин җөмләдә синсез була алам. Мәсәлән, " Урамда салкын була башлады". Бу җөмләдә хәбәр генә, ия юк.
Мондый сүзләрдән соң ИЯнең кәефе киткән.
- Ә мин үземне төп баш кисәк дип уйлаган идем , - дигән.
- Кайгырма, - дип юаткан аны ХӘБӘР.- Син җөмләдә булганда, миңа нинди формада торырга син бит күрсәтәсең. Без икебез дә баш кисәкләр. Безне бит җөмләнең нигезе дип әйтәләр.
- Нәрсә турында бу текст?
- Ия белән хәбәр турында
- Димәк, бугенге дәресебезнең темасы нинди булыр?
- Җөмләнең баш кисәкләре ия белән хәбәр турында .
-Әйе, әйдәгез дәфтәрләргә бүгенге числоны hәм теманы языгыз.
- Искә төшереп китик: ия нинди сорауларга җавап бирә?
- Кем? нәрсә?
-Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә?
-Нишли? нишләде? нишләгән?
- Дөрес, балалар. Без сезнең белән хәзер җөмләләрдә ия белән хәбәрне табып карарбыз.
Ә җөмләләр табышмак булыр. Бу кызык табышмакларны безнең Себер шагыйрәбез- Гөлфизәр Әбдрәхмәнова язган. Аның менә сезгә, балаларга , багышланган мондый матур китабы бар. " Белем дөньясына сәяхәт " дип атала.
Хәзер Мәрьям кыскача Гөлфизәр Әбдрәхмәнова турында сөйләп китәр.
-Гөлфизәр Хәйретдин кызы Әбдрәхмәнова 1949 елның 1 -нче ноябрьдә Омск өлкәсенең Пайбакты авылында туа. Аның өлкәннәргә , балаларга багышланган китаплары басылып чыккан.
2003-нче елда " Себер ягым"
2006- нче елда " Нәни дусларым"
2009 -елда " Изге Сүзге моңнары"
2013 -нче елда" Белем дөньясына сәяхәт"
Гөлфизәр апа Петр Ершовның " Сүзге" поэмасын татар теленә тәрҗемә итә.
-Менә нинди талантлы шагыйрә! Инде Ислам апаның " Укып, белем ал, улым !" шигырен сөйләп китәр. Сез игътибар белән тыңлагыз, нәрсәгә автор бу шигыре белән өнди?
- Нәрсәгә автор өнди ?
- Укырга, белем алырга.
- Инде hәр төркемгә бу китаптан табышмаклар бирәм. Сез аларны күчереп языгыз, ия белән хәбәрне табып асларына сызыгыз.
1) Зифа буйлы агач килә
Яңа елга кунакка.
Татарчасы " чыршы " була,
Ә урысча.....
( елка)
Чәчәкләрнең патшасы ул ,
Җырларда күп җырлана.
Чәнечкеле чәчәк дип,
Күп егетләр зарлана.
( Роза- гөлчәчәк)
2) Мыек белән мин парлашып
Горурланып үсәмен.
Мыек өскә, ә мин никтер
Аска таба үсәмен.
( Сакал- борода)
Тәгәримен, очамын.
hаваларда тирбәләм.
Яман малайлар теленнән
Никтер бик еш тиргәләм.
( Туп-мяч)
3) Җылы якта үсәм мин,
Түгәрәкмен,сарымын.
Туңдырсалар да, мин татлы
hәм ашарга ярыймын
(Хөрмә- хурма)
Миндә маймыл, миндә филләр,
Миндә кошлар,еланнар.
Акробатлар, пони атлар
hәм мәзәк клоуннар
( цирк)
Ия белән хәбәрне табалар. Нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтәләр.
- Ә инде мондый бирем үтибез:
1 төркем бугенге темага презентация төзи.
2 төркем памяткалар ясый
3 төркем әкиятне күрсәтә.
3 .Дәреснең нәтиҗәсен әйтү.
- Молодцы, балалар . Бүген дәрестә яхшы эшләдегез. Өй эшен языгыз.
1 төркем. Ия белән хәбәр турында ребуслар ясарга.
2 төркем. Авылдаш шагыйребез Сәгыйт Сәгитовның " Ямбай" шигырен сәнгатьле укырга, ия белән хәбәрне табарга.
3 төркем. Ия белән хәбәр турында рәсем ясап карарга.
- Ә хәзер инде билгеләр куябыз. Сезнең алда смайликлар, шул смайликның астына бер- берегезгә, үзегезгә билгеләр куегыз, нинди билге күп була, шундый бу дәрескә билгегез булыр.
- - Көндәлеккә билгеләр куела.
- Дәрес дәвам, чыгарга мөмкин.
\s
Газиз туган телем- себер телем!
( Видео из Интернета . Арангуловлар башкаруында җыр " Себер татарлары гимны")
-Исәнмесез, балалар! Яхшымысыз, дуслар, кунаклар!
Бүген без сезнең белән себер татар теленә багышланган бәйрәм үткәрәбез!
Бәйрәмебезне себер татарларның гимныннан башлап җибәрдек. Аның авторы себер татарының бөек улы- Булат Сөләйманов. Туган илен, туган телен шагыйрь бик яраткан.
" Бул син тере,
Бул син тере
Газиз туган телем- себер телем!",- дип яза Булат Сөләйманов.
Рус шагыйре Николай Рубцов Б. Сөлаймановга болай дип әйткән: Булат, если твой народ имеет такого поэта, как ты, то он только из-за этого достоин уважения...".
Әйе, без - себер татарлары! Безнең үз гореф- гадәтләребез, милли бәйрәмнәребез, ашларыбыз, язучыбыз, шагыйрьләребез бар. Шуның өчен без хөрмәткә лаек!
Себер татарлары дип Төмән, Омски, Новосибирски, Томски өлкәләрендә яшәүче татарларны әйтәләр. Таралу урыннары hәм тел үзенчәлекләре ягыннан караганда себер татарларының теле 3 диалектан тора:
Тобол- Иртыш диалекты ( Төмән hәм Омски өлкәләре)
Бараба диалекты ( Новосибирски өлкәсе)
Том диалекты ( Томски өлкәсе)
Себер җирлегендә яшәүче татарлар тарихи яктан төрле этник компонентлар кушылмасыннан тора. Биредә җирле халык булган себер татарлары, бохарлылар - без Ямбай, Турай авылларында яшәүче халык, Идел буеннан күченеп , төрле чорларда килеп урнашкан казан татарлары күп еллар дәвамында бер - берсенә нык тәэсир итешеп берләшеп , аралашып яшәгәннәр. Шуның өчен себер татарларының рухи культурасы, аерым алганда халык йолалары, борынгы ышанулар, ырымнар, фольклор бүгенге көндә дә нык үзенчәлекле hәм төрле яктан өйрәнүгә лаеклы.
Бик күп галимнәр безнең телебезне өйрәнәләр. Шуларның арасында безнең якташларыбыз Диләрә Тумашева (портрет, книги), Флора Әхмәтова- Урманче (портрет, книги), Ханиса Алишина ( портрет, книги).
Күргәнебезчә, алар себер диалектларын өйрәнеп китаплар чыгарганнар.Әйдәгез, без дә үз телебездә сөйләшеп алыйк! Мин сезгә русча әйтәм, ә сез себерчә әйтегез. Кем күп әйтер, шул күчтәнәч алыр.
Башлыйбыз яшелчәләрдән:( овощи)
Морковь- сәрдәк
свекла- кызылца
огурец- кавын
картошка- кәртүп
лук- пыяс, чишнәк
Теперь домашние животные и птицы ( хайваннар):
кошка- мешәк
щенок- көцексвинья- цуцкаовцы- куйларкоза- кәчә
петух- кураз
курица- цебе
- Молодцы, күп җаваплар бирде _________________
- Инде, балалар, әйтеп карагыз : кем беренче булып безгә телебезне өйрәтергә тиеш?
- Әни!
- Әйе, дөрес, әни! Безгә гомер бирүче, безне үстерүче- ӘНИ!
" Шатлык" ансамбле башкаруында җыр ____________________________
-Балалар, ә себер телендә без әни сүзен тагын ничек әйтәбез?
- Инә, әннәү, инәү, әннәкәү.
- Дөрес, балалар, менә шагыйребез Б.Сөләйманов " Инәм теле" шигырен тыңлап китәрбез. Сөйли 6 сыйныф укучысы Мәдинә Таймасова.
- Әйе, балалар, инә теле- газиз тел. Инә теле безнең каннарыбызга сеңеп калырга тиеш. Чөнки без аны иң беренче бишек җырында ишетәбез. Инә, баласы тугач, үз телендә бишек җырларын җырлап, әкиятләрен сөйләп үстерсә, бала бервакытта туган телен онытмас.
Мөнирә Хөснетдинованың " Әлли-бәлли йыр" җыры яңгырый.( бишек янында)
- Әйдәгез, инде искә төшерик кечкенә балалар белән нинди уеннар уйныйбыз.
( Бер бала чакырыла)
Кулын тотып: Курмац кур, кур, кур,кур!
Талган төй, төй, төй, төй!( Кинәт кытыклый)
Кайта сергә, кайта бет!( Кытыклый)
- Әйдәгез, барыбыз да инде уйныйбыз. Күршегезнең кулын тотыгыз!
Курмац кур, кур, кур,кур!
Талган төй, төй, төй, төй!( Кинәт кытыклый)
Кайта сергә, кайта бет!( Кытыклый).
- Яхшы, менә без кечкенә чакларны искә төшердек.
Бала кечкенә чакта мондый чаралар файдалы. Зурайгач, бала уз язучыларын, шагыйрьләрен белергә тиеш. Менә бу күргәзмәдә, укучылар, без сезне себер әдәбияты белән таныштырабыз.
Иң беренчесе- Якуб Камалиевич Зәнкиев. Аның " Иртеш таңнары " романын "себер татарларының тормыш энциклопедиясе" дип атыйлар. Чөнки бу әсәрдә себер татарларының тарихы, гореф - гадәтләре бирелгән. Абыйның икенче романы " Ялкында өтелгән мәхәббәт". Сезгә,балаларга , язылган китабы "Кайчыколак". Я.К. Зәнкиев - безнең беренче язучыбыз. Аңа Г.Тукай премиясе дә бирелгән.
Беренче шагыйребез, себер телебез өчен җан атып йөргән шагыйрь - Б. Сөләйманов. Аның китаплары:_________( Күргәзмә күрсәтелә)___________________________________________________________________________________________________________________
Б. Сөлайманов безнең авыл зиярытында күмелгән. hәр ел май аенда аның истәлегенә багышлап " Сулеймановские чтения" исемле конференция үтә.
Шәүкәт Гаделша иҗатында без халкыбызның фольклор образларын күрәбез.
Аның китаплары: " Ярык мөгез", "Ядрә тигән", " Аучы җыры". Ш. Гаделша- Татарстан язучылар оешмасының әгъзасы.
Рәкыйп Ибрагимов - хәзер Төмәндә яшәүче шагыйребез. Аның китаплары:
" Сак бул, халкым"., " Халкым белән бергә". Рәкыйп абыйның үз телебездә язылган шигыре " Себер татар телне йаклап". Сөйли Вәлитова Мәрьям.
Р.Ибрагимовның оныгы безнең мәктәптә укый. Кем ул беләсезме?
- Артур Ибрагимов, 8 "а" сыйныфта укый.
Клара Кучковская- Булат Сөлайманов исемендәге премиягә лаек булган шагыйрә. Аның китаплары " Әйткем киләте", ______________________
Бүген апа бездә кунакта . _____( Сүз бирелә_)___________________________________
Авылыбызның горурлыгы- шагыйребез Сәгыйт Сагитов. Ул безнең мәктәпне тәмамлаган. Аның китаплары " Халкым хәле", " Сезгә әйтәм", " Каеннар шаулый".
Буген С. Сагитов бездә кунакта.___Сүз бирелә__________________________________________________________________________________________________________________________
-Курәсезме, балалар, безнең халкыбызның уз язучылары, шагыйрәре бар.
Аларның иҗатын өйрәнегез! Безнең халык бит бик талантлы. Елдан -ел шагыйрьләребез күбәя бара. Менә, мәсәлән, Турай авылында Кәримова Фәлгиз Файзулгаяновна яши. Ул да шигырьләр яза. Әйдәгез, тыңлап китик.
Укучылар, бүген без сезнең белән себер татар теле турында бәйрәм үткәрдек. Без- себер татарлары. Бай тарихы, мәдәнияты булган халык. Шуның белән сез горурланып үзегез!
Син оялма, балам, үз телеңннән,
Ул киләдер ата- бабаңнан.
Олы байлык булыр онытмасаң,
Зыян килмәс аны сакласаң.
Укы, сөйләш, өйрәт балаларны,
Югалтма син туган телеңне.
Без яратсак hәм сакласак аны,
Ә ул саклар безнең милләтне!

Приложенные файлы


Добавить комментарий